Миңа авылда туып үсү бәхете тиде. Күршеләр белән туганнардай йөрешеп, аралашып яшисең, һәркем сине белә, син һәркемне таныйсың. Урамга чыксаң, сине берәрсе рәнҗетер, авыр сүз әйтер дип куркасы юк. Барысы да ышанычлы, барысы да таныш. Хәер, авыл хәзер бераз үзгәрде. Элекке кебек ишек тә бикләми йөрүләр, бикләсәң дә ачкычны шунда ук болдыр читенә элеп китүләр сирәгәйде. Йозак урынына эленгән агач таякчыклар тимер бикләр белән алыштырылды. Күңел капкаларына да шулай акрынлап эленәдер ул йозаклар.
Минем балаларым шәһәрдә үсә. Аларны көн саен мәктәпкә озатканда да калтырап торасың. Лифтта начар кеше очрамасмы? Юл аша чыкканда исерек водительгә тап булмаслармы? Йортлар арасыннан мәктәпкә барганда кемнәр юлдаш булыр балаларыма? Куркабыз. Хәвефле хәбәрләр аннан-моннан ишетелеп кенә тора. Уфада 11 яшьлек Виолетта Токарчукның маньяк кулларыннан гомере өзелүе әле дә җанны телгәли. Ә дәүләт циркы янында 31 яшьлек Анна Барминага ясалган һөҗүмне кем онытсын? 39 яшьлек ир аңа пычак белән ташл