Салават шәһәрендәге ИК-16 холык төзәтү колониясендә маргарин җитештерү эшен үзләштергәннәр.
Ул Җәзаны үтәтү хезмәте системасы ашханәләренә һәм тышкы базарга чыгарылачак. Шушы максатта тиздән маргаринны төрү өчен җиһазлар сатып алыначак.
Бөтен куәтенә эшләгән очракта, цех елына 400 тоннага якын маргарин җитештерә ала. Моннан тыш, җиһазларны спредлар һәм аз майлы башка продукция чыгаруга үзгәртеп корырга мөмкин.
Маргарин җитештерү эшендә ике сменада 10 хөкем ителүче хезмәт салачак.