Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Гаеплене эзләр вакыт түгел

Сөт базарында уртак фикер табылмаса, анда усал һәм әрсез “уенчы”ларның хуҗа булуы мөмкин.

Ил халкын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт белән тәэмин итү һәм бер үк вакытта сөт чималына бәяләрнең түбән булуы белән бәйле проблемалар тиз генә хәл ителергә охшамаган. Киресенчә, җәйге чорда авыл хуҗалыгында күбрәк сөт савылган саен әлеге проблема әчегән сөт кебек “күперә”.

Берничә көн элек үзәк матбугатта дөнья күргән “Росстат” белешмәсе исә “оеткыны” тагын да әчетеп җибәргәндәй булды. Эш шунда: әлеге дәүләт статистикасына ярашлы, Русиядә елның тәүге дүрт аенда пальма мае һәм аның фракцияләре импорты натураль дәрәҗәдә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26,3 процентка, ягъни 335 мең тоннага кадәр арткан. Мәгълүм булуынча, берничә ай элек кенә федераль органнар тикшерү барышында кайбер эре сөт эшкәртүче предприятиеләрне киптерелгән сөт эшкәртүгә өстенлек бирүдә генә түгел, сөт ризыкларына пальма мае кушуда да гаепләп чыккан иде. Үсемлек маеның, бәлки, зыяны да зур түгелдер, гәрчә шул ук Мәскәү басмаларында аның кеше организмы өчен бик үк файдалы булмавы турында язып чыкканнар иде. Ә сатып алучы ак майда яисә сөт составында арзанлы пальма мае булу турында белми дә кала.

Мәгълүм булуынча, үткән елның февралендә Русиянең Авыл хуҗалы­гы министрлыгы Таможня берлегенең сөт һәм сөт продукцияләре хәвеф­сезлеге турындагы техрегламентына үзгәрешләр проекты тәкъдим иткән иде. Федераль ведомство үсемлек майлары булган продукцияләрне маркировкалаганда сөт терминнарын файдалануны бөтенләй тыймакчы. Шулай ук, продукцияләрдә сөт маен алыштырган катнашма-ингредиент-ларның тулы исемлеге һәм азык составында үсемлек мае булу турында белешмәдә мотлак рәвештә күрсә­телергә тиеш.

“Союзмолоко”ның башкарма директоры Артем Белов, күптән түгел Башкортстанга эш сәфәре белән килгәч, илдә сөт чималын сатып алу белән бәйле проблемаларның акрынлап җайга салына башлавы турында хәбәр иткән иде. Мәскәү чиновнигы белдерүенчә, бу хәлгә берничә фактор этәргеч биргән. “Беренчедән, — диде ул, — илдә сөт чималы запасы шактый кимеде. Күптән түгел ул алдагы ел дәрәҗәсеннән 60 процентка күбрәк тә иде. Бу, беренче чиратта, “коры сөт” импорты күләме кимү белән бәй-ле. Елның тәүге биш аенда, мәсәлән, импорт 2017 елның шушы чорындагыдан 23 процентка азайды. Илдә товарлыклы сөт җитештерүдә үсеш темпының кимүе дә бәяләрдә чагылыш тапты. Ел башында, мәсәлән, үсеш 5 процентка җитсә, соңгы айларда 2,5-3 проценттан артмады...”

Шулай, илдә сөт чималы җитешми. Берәүләр аны пальма маен кушып күбрәк җитештерергә уйлый, икенче­ләре проблеманы чит илдән алган арзанлы сөт порошогы белән хәл итәргә тели. Әмма аграр җитеште-рүдәге проблемаларны, каланчасы ничек кенә биек күренмәсен, Мәскәү чиновниклары күреп-аңлап бетерми кебек. Башкортстан да, илдә иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе буларак, җитди сынаулар кичерде. Күптән түгел Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика парламентындагы чыгышында сөтнең сатып алу бәяләре кимү нәтиҗәсендә, чимал җитештерүче аграр хуҗалык­ларның 10-15 проценты җитди финанс авырлыклары кичерүе турында хәбәр итте.

Бу көннәрдә мул сөт чоры. Дөрес, җәйләү сөтен җитештерү, елның башка айлары белән чагыштырганда, арзангарак төшә. Әмма ил күләмендә сөткә ихтыяҗ артканда чималын алданмыйча кемгә сатарга белмәүчеләр дә аз түгел. Мондый очракта, бигрәк тә үз акчаларын тотынып, терлекчелек тармагында эш күрсәткән фермерлар язмышы аеруча кызганыч күренә.

Сөт җитештерүчеләрнең проблемаларын республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы читтән күзәтүче булып кына чикләнмәде. Хөкүмәт дәрәҗәсенә җитди карарлар кабул ителде. Проблема тоташ ил күләмендә булгач, аны Башкортстан гына үзаллы хәл итә алмый, билгеле. Шулай да вице-премьер Илшат Фазрахманов ике атна элек оештырылган “түгәрәк өстәл”дә “Башкортстанда сөт чима­лы­ның бәясен исәпләү формуласын билгеләргә һәм ел ахырына сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртү­че­ләрнең озак вакытка исәпләнгән контрактлар төзүгә якынлашырга кирәк­леге” турында белдерде.

— Тармак министрлыгы респуб­ликаның сөт базарында катнашучыларга тәгаен формула тәкъ­дим итәчәк, ә инде аңа колак салыргамы-юкмы – “уенчылар” үзләре уйласын. Бер үк ва­кытта шу­лай да килеп чыгарга мөмкин: озак вакыт хезмәттәшлек итү­гә нигезләнгән контракт ияләре ге­нә (аграр җитештерүчеләр) субси­дияләргә һәм ташламалы кредитларга (эшкәртү­челәр) ия булуы ихтимал. Әлегә рес­публиканың сөт базарында катнашучыларга бер­дәмлек җитешми, таркаулык күзә-телә. Шул сәбәпле, республикада сөт чималына бәяләр дә, Русиянең үзәк төбәкләре белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкыр түбәнрәк, — диде ул.

Озак вакытка исәпләнгән контракт­лар, ихтимал, эре товар җитештерү­челәргә һәм сөт эшкәртүчеләргә үзара уртак фикергә килергә булышлык итәр. Ә зур булмаган фермер хуҗа­лык­лары җитештергән чималын кайда һәм нинди шартларда тапшырырга тиеш? Аннары савым сыерларын башка категорияләргә караганда күбрәк асраучы крестьян ихаталарыннан сөт җыю бөтенләй тукталып калмасмы? Кызганычка каршы, соңгы елларда республика авылларында мал саны кимү дәвам итә димәк, сөт җыю да шуңа бәрабәр азаячак. Янә дә авылда әлеге юнәлештәге эшләрне бергә башкаруда иң ышанычлы юл булып сайланган кооперативлар оештыру да сүнеп бара. Кооперациягә керү, бәлки, бүген үзенең актуальлеген дә югалтып бара торгандыр. Чөнки халыкта мал кимү дәвам иткәндә кооперация оештыру беркемдә дә кызыксыну уятмас кебек.

Тармак башлыгы Илшат Фазрах­мановның тәкъдиме, гомумән, соңгы елларда аграр сәясәттә зур яңалык буларак кабул ителә. Башкортстанда сөт җитештерүне арттыруга юнәлтел-гән чараларның берсе – чималны индустриаль җитештерүгә күчерү, ди ул. “Без сөтне әлеге алым белән җитештерүдә нәтиҗәле эш күрсәткән Русия һәм чит ил операторларын җәлеп итәчәкбез. Әгәр элек фермалар уртача 400 баш сыер асраса, хәзер без 2,5 мең башка һәм 2,8 баш савым көтүенә исәпләнгән фермалар төзи башларга телибез. Безнең андый проектлар бар”, — диде Илшат Илдус улы.

Дәүләт ярдәмен алу өчен сөт җитештерүчеләр һәм аны эшкәртүче-ләрнең үзара мөнәсәбәте шул рә­вешле, бәлки, җайга да салыныр. Бөтен ышаныч — аларның ел ахырына кадәр контракт төзүендә. Әмма сатып алучыга кадәр әзер продук­циянең янә бер “чылбыр” аша узасы бар. Анысы — сәүдә. Республика Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Фәйзуллинның фикере бу мәсьәләдә аеруча катгый. Үзеннән алдагы “чылбыр”лардан соң керем өлешен максималь сыгып, сәүдә өстәмә бәяне 40 процентка кадәр күтәрә. Шунлыктан, сәүдә нокталарында продукция бәяләре дә төрлечә һәм сатып алучыга әзер продукциянең үз хакын белүе авыр.

Илдар Фәйзуллин, проблеманы “җитештерүче — эшкәртүче” форматында гына алып бару дөрес түгел, ди. Әлбәттә, әлегә кадәр телгә алынган “уенчы”ларга дәгъвалар күбрәк эләкте. Ике арада бәхәсләр барган бер вакытта сәүдә нокталары өстәмә хакны 45 процентка кадәр күтәрде. Бу хәлгә беркем дә ризасызлык белдермәде. Һәрхәлдә, федераль органнар мондый тигезсезлек белән хәбәрдар булган хәлдә дә бер чара күрмәде. Ниһаять, сатуда сөт бәяләре артуда крестьянның да, сөт завод­ларының да гаебе булмавы “ачыкланды”. Хаклар товар сәүдә киштә-ләренә урнаштырылгач күтәрелә икән...

Ә сөт җитештерүче аграр хуҗа­лыклар бу мәсьәләгә нинди карашта соң, дип сорау биргәндә, Дүртөйле районының “Россия” токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Рәфил Гомәровның фикере игътибарга лаек. Аның сүз­ләренә караганда, сөт җитештерүдәге чыгымнарны сөт эшкәртүче предприятиеләр белән дә, сәүдә белән дә тигез бүлешергә тиеш. Кызганычка каршы, без чимал­ның үзкыйммәтен күпме генә киме­тергә тырышсак та, табышның зур өлеше сәүдәгә кала һәм без бу хәлне берничек тә үзгәртә алмыйбыз, ди ул.

Башкортстан илнең сөт базарында лидер булып калуын дәвам итә. Әмма өчьяклы хезмәттәшлек итүгә тәүге адымнар ясалу яулаган үрләрне югалтмауга берникадәр өмет өсти. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөтнең сатып алу бәяләре тотрыклылыгын тәэмин итүне һәм хезмәттәшлек контрактлары төзүне ашыгыч хәл итәсе мәсьәлә буларак билгеләде. Вице-премьер Илшат Фазрахмановның кисәтүе дә бу очракта үзен аклый.

— Әгәр без шушы юлны сайламасак, бу базарны кулдан ычкындырачакбыз. Әлбәттә, яңа “уенчы”лар килер һәм сәүдә базарын агрессив, әрсез һәм берни белән исәпләшми торган кешеләр яулап алыр. Безнең беребезгә дә анда урын калмаячак, берәм-берәм кысрыклап чыгарачаклар. Ул чагында сөйләшергә дә, бәхәсләшергә дә урын калмас, — диде Илшат Илдус улы.

Сөт җитештерүчеләр ел башыннан зур сынауларга дучар булды. Хәтта аерым төбәкләрдә монополист-ларның, законга каршы гамәлләр кылып, җиңел генә баю максатында “сүз куешу” очраклары да теркәлде. Бел­гечләр фикеренчә, сөтнең “әчеп куеруы” алда көтелгән проблемаларның башы гына булуы да мөмкин. Шул ук хезмәттәшлек контрактлары нигезендә эшли башлау сөтне аз күләмдә җитештергән аграр хуҗалыкларның “көрчеккә терәлү” куркынычын арттырачак. Аларга сөтне җитештерү ге­нә түгел, сату да проблемага әйләнүе мөмкин. Әлегә бер нәрсә генә күңелне тынычландыра. Елның икенче яртысында илебездә терлекчелек продук-цияләренә хакларның шактый күтә-релүе фаразлана. Сәбәбе — Русиядә сыер маллары, шул исәптән савым сыерлары, саны кимиячәге мәгълүм. Димәк, сөт һәм сөт продукцияләренә ихтыяҗ артачак, якынча исәпләү буенча, дефицитның 10 миллион тоннага җитүе көтелә. Ә аны эре сөт эшкәртү холдинглары гына хәл итә алмаячагы хәзердән үк күренеп тора. Тик шунысы бар: янә чит илдән кертелгән пальма маена, яки “коры сөт”кә сәүдә капкалары, киңрәк ачылмасын иде.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.