Сәлам «Кызыл таң»чыларга!
Исәнмесез, саумысыз,
«Кызыл таң»га хатлар килгән,
Тизрәк чыгып алыгыз!
Сезгә хат языйм әле дип,
Кулыма алдым каләм.
«Кызыл таң» журналистларына
Уңышлар теләп калам!
Туган телләрне ата-аналар рөхсәте белән генә укыту сәясәте башлангач, «Кызыл таң» гәзитендә дә татар теленең язмышы турында мәкаләләр күренгәли башлады. Юлия Төхбәтуллинаның «Татар гимназиясе ышанычлы кулларда» дигән мәкаләсен укыгач, миндә шундый сораулар туды:
- Татар гимназияләре Уфада ничәү икән?
-Ул гимназияләрдә татар теле атнага ничә сәгать укытыла?
Татар гимназиясенең Әнфисә Галимҗанова кебек сәләтле кешеләр кулында булуы куанычлы хәл, әлбәттә. Туган телләрне саклау һәм өйрәнүне кануни рәвештә җайга салуны югарыда утыручы түрәләр дә кайгыртса, тагы да яхшырак булыр иде. Менә мәсәлән, минем Уфадагы оныкларымны башлангыч, урта мәктәпләрдә атнасына бер сәгатьтә татарча укытмыйлар.
Кайберәүләр, татар теле гаиләдә сакланырга тиеш, диләр. Алай гына телебезне саклап булыр микән? Мәктәптә укыту бетсә, тел төрле диалектларга таркалып, бозылып бетмәсме? Хәзер шәһәрдәге татар балалары өйләрендә ана телендә сөйләшсә дә, урамда русча сөйләшәләр.
Шушы хакта татарның тел белгечләре ни уйлый икән? Алар үзләренең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен «Кызыл таң» укучыларына да җиткерсә бик рәхмәтле булыр идек.
Яхъя Йосыпов,
Бүздәк районы, Картамак авылы.
Хөрмәтле Яхъя абзый! Без Сезнең Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе директорына карата әйтелгән җылы сүзләрегезне, шулай ук башкалада яшәүче оныкларыгызның татар телен өйрәнмәүләре өчен борчылуыгызны да Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанованың үзенә җиткердек. Ул да Сезгә, гәзитне укып баруыгыз һәм мәгариф мәсьәләләре белән кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәтләрен әйтергә кушты.
Оныкларыгыз файдасына түбәндәгеләрне сөйләде:
Әнфисә Фәрит кызына өстәп шуны да әйтергә кирәк, Федераль дәүләт стандартларына ярашлы, туган телләр мәктәптә атнасына өч сәгать укытылырга тиеш.
Соравыгызның икенче өлешенә килгәндә, бу хактагы фикерләре белән уртаклашыр өчен сүзне М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Сәхиятулла улы Насыйповка бирәбез:
-Туган телгә, үз халкыңа, милләтеңә мөнәсәбәт гаиләдән башлана. Бала туу белән ана телен үз әти-әнисеннән ишетә, шул телдә аңы формалаша. Милли гореф-гадәтләр, әхлаки сыйфатлар белән дә гаиләдә таныша. Әгәр дә гаиләдә ана теленә ихтирам, хөрмәт юк икән – үз милләтенә дә баланың шундый ук мөнәсәбәт дигән сүз. Мәктәп ул бары тик шул булган уңай мөнәсәбәтне төрлечә ныгыта, үстерә, ана теленең, милли әдәбиятның, мәдәниятның нечкәлекләренә төшендерә. Бүгенге килеп туган хәлне төптәнрәк уйлагыз әле, хөкүмәт ата-аналар ризалыгы белән туган телләрне берсүзсез өйрәтәбез ди, ә ата-аналар бердәм булып, туган тел буларак татар телен өйрәнүгә ризалыгын биреп бармый. Шәһәр шартларында тәрбияләнеп үскән ата-аналар үзләренең татар милли мохитеннән, халкыбыз гореф-гадәтләреннән, телебездән, милләтебездән аерылу аянычын аңлап, үз балаларын да шундый фаҗигагә этәрмәсеннәр иде. Балаларын татар сыйныфларында укытып, бөек Габдулла Тукайча әйткәндә, милләтнең «бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары» итсеннәр иде. Менә шуның өчен дә туган телгә, милләтеңә булган уңай карашны гаиләдә тәрбияләргә кирәк.