Витаминнар микъдары һәм тәме буенча кара бөрлегән кура җиләгеннән бераз калыша. Ә менә каротин кара бөрлегәндә күбрәк.
Тәнне ныгыту өчен. Кара бөрлегән суты сусынны баса, тынычландыра, матдәләр алмашынуын җайлый. Ике калак җиләккә һәм аның вакланган яфракларына яңа кайнап чыккан 1 стакан су салыгыз да 30 минут төнәтегез. Төнәтмәне 2-3 атна дәвамында көнгә 3 тапкыр 0,3 стакан эчегез. Яисә стаканның биштән бер өлеше күләмендә кара бөрлегән сутына 1 аш кашыгы бал һәм ярты стакан кайнаган (әмма кайнап торган булмасын) су салып болгатыгыз. Организмны гомум ныгыту өчен кара бөрлегәнгә яңа кайнап чыккан су салыгыз һәм, җимеш сабаклары белән бергә төнәтеп, чәй урынына эчегез. Эч киткән очракта. Өлгереп җитмәгән кара бөрлегәнне киптереп төегез һәм тәменчә шикәр комы салып болгатыгыз. Он хәлендәге әлеге кара бөрлегәнне көнгә 3-4 тапкыр, берәр аш кашыгы (балаларга – көнгә 3 тапкыр яртышар калак) кабыгыз, артыннан су яисә җылы чәй эчеп куегыз. Салкын тигәндә. 4 аш кашыгы кара бөрлегәнгә (кипкән