Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Грудинин хатыны белән аерылыша

Үткән сайлауларда КПРФтан Русия Президентлыгына кандидат булган Павел Грудинин 30 ел яшәгән хатыны белән аерылыша.

Алар ике ул үстергән, чиркәүдә никахлашкан булган. Фаразларның берсе буенча, аерылышуга Грудининның 32 яшьлек юрист Ксения Кутюхина белән мөнәсәбәтләре китергән. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре бу бәйләнешне озак вакыт яшереп килгән. Ксениядән аның ике кызы бар.

Әлегә Ирина Грудинина никахны таркатуга каршы. Ул ирен акылына килер дип көтә. Киләсе суд утырышы 16 июльгә билгеләнгән.

Фото avatars.mds.yandex.net сайтыннан алынды