Австралиянең Мельбурн университеты галимнәре ни өчен күп водительләрнең руль артында йоклап китүен ачыкларга теләп, тикшерүләр үткәргән. Төп сәбәп – автомобильдәге түбән ешлыклы вибрация булып чыккан.
Ике полосалы трассадагы хәрәкәтне имитацияләүче автомобиль кабинасы симуляторында 15 кеше белән тәҗрибә үткәрелгән.
Вибрациягә дучар булучылар 15 минуттан соң исни башлаган, игътибары кимегән.
Бер сәгатьтән соң аларның йөрәк ритмы йокыга талуны күрсәткән. Арыганлык аркасында тәҗрибәдә катнашучыларга гади генә мәсьәләләрне дә чишү авыррак булган.
Ә менә башка ешлыклардагы вибрациянең кешеләрне, киресенчә, зиһенлерәк итүе ачыкланган. Галимнәр, автомобиль җитештерүчеләрнең моңа игътибар итеп, автокреслолар конструкциясендә вибрация факторын исәпкә алачагына ышана.
Фото: pixabay