Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Без – бергә!

Туймазы районының Кәкребаш авылында “Кызыл таң”чылар белән очрашу үтте.

Туймазы районының Кәкребаш авылы мәктәбе укучылары икенче яртыеллыкта да “Әллүки” журналын алдырачак. “Андый укучылар бик күп”, – диярсез һәм хаклы булырсыз. Әмма бу мәктәп укучыларын басмага ... авыл халкы яздырды, дисәк тә хата түгел.

Гәзитебезнең 100 еллыгына багышланган концертка әлеге биләмәгә караган 7 авылдан тамашачылар килгән иде. Мондый очрашуларда, гадәттәгечә, “Кызыл таң” нәшриятына караган гәзитебез, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын даими алдыручылар сәхнәгә чакырыла. Бу юлы да Зәлия Гыйлемханова, Фәвиз Исламов басмаларыбыз турында үз фикерләрен белдерде, теләкләрен әйтте, ә Байрак Гафаров “Кызыл таң”ны юбилее белән котлау шигырен укып ишеттерде. Без дә, үз чиратыбызда, тугры дусларыбызга кечкенә бүләкләребезне тапшырдык.

-2

Кәкребаш төбәге халкы бик бәхетле, чөнки башкорт әдәбиятына сатирик-шагыйрь Тимер Арсланны биргән авылда бүген аның юлын дәвам итүче Әнәс Сафуанов яши. 16 китап авторы, 2009, 2011 елларда “Кызыл таң”ның баш мөхәррир призы иясе, гәзитебезнең 2014 елгы лауреаты Әнәс Мөсәгыйть улы авылдашлары белән тагын бер шатлыгын бүлеште. Бөтендөнья татар конгрессының “Русиянең татар авыллары” оешмасы үткәргән иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында катнашып һәм “Авылым урамнары” номинациясендә җиңү яулап, мактау грамотасына, махсус медальгә һәм истәлекле бүләкләргә, шулай ук “Безнең мирас” журналының Рәхмәт хатына лаек булган. Кичәдә “Кызыл таң” гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе” таныклыгын тапшыру Әнәс абый өчен шатлык өстенә сөенеч булды. Басмабызның бер гасырлык юбилеена багышланган шигырен укып ишеттерде ул.

-3

Шулай ук “Кызыл таң”ның тугры дуслары, концертларыбызда даими катнашучы артистларыбыз эчтәлекле дә, җитди дә, шаян да программа тәкъдим итте. Аны Рәмзин Әбсәләмов җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор-эстрада төркеме ачып җибәрде. Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова һәм Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский музыкаль комедияләрдән өзекләр күрсәтте. Музыкант, җырчы Радик Динәхмәтов исә үзе генә чыгыш ясап калмады, бөтен залны җырлатты. Ә күпләр көтеп алган кунак – Башкортстанның халык артисты Асия Смакова моңнарын бүләк итте.

-4

Кәкребаш авыл хакимиятенә, урта мәктәпкә, китапханәгә, мәдәният йортына 100 яшьлек “Кызыл таң”нан истәлек бүләкләре тапшырылды. Хәтта якын көннәрдә туган көнен билгеләгән һәм каршы алачак тамашачылар да бүләксез калмады.

-5

Авыл мәдәният йорты карамагындагы тавыш аппаратурасын, видеопроекторны файдалану гәзит укучылар белән очрашуны тагын да ямьлерәк итте. Зөләлә Төхвәтуллина җитәкчелегендәге коллектив район һәм республика һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңеп алган грант акчасына булдырган заманча җиһазларны авыл үзешчәннәре дә кинәнеп куллана.

-6
-7
-8

Резеда НУРТДИНОВА.

Инна СИДОРИНА фотосы.