Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Баймак районында катык тәмләү бәйрәме үтте

Баймак районының Мерәс авылында онытылып барган йолаларның берсе – катык тәмләү бәйрәме узды.

Ул элек-электән яланнар чәчәкләргә күмелеп, сыерларның сөте тәмләнгәч үткәрелгән.

Мерәс авылында беренче тапкыр узган бәйрәм бу кызыклы йоланы кабаттан тергезде. Монда хатын-кызлар сөттән әзерләнгән ризыклар тәкъдим итте: җиләк-җимеш, яшелчә кушылган катык, корыт, кымыз, әйрән, сөзмә, каймак, кәҗә сөте, йогырт, сыр... Сөттән ясалган ризыклар күптөрле һәм файдалы.

Халыкның матур йолаларын саклап, килер буыннарга җиткерү – өлкәннәрнең бурычы. Балалар табигать кочагында катык һәм каймак тәмләп карады, төрле уеннарда катнашты.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.