Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Казларын югалту кайгысыннан ут ачкан

Каз каз инде ул. Каз ите яратмаган, авылда каз асрамаган кеше сирәктер. Ни эшләмәссең ул каз өчен... Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә бер ир казларын күршесенең эте ашаган, дип, уйлап, мылтык күтәреп, үч алырга китә.
Әлбәттә, казларын югалту кайгысыннан кызган ир исерек була. Тракторы белән күшесенең өй янына килеп туктый да көтеп тора. “Дошманы"ның кайтып килүен күрү белән ут ача. Тегесе көчкә өенә кереп кача. Кулга алынгач, ир бер кешене дә үтерергә теләмәвен белдерә. Шулай да җинаять эше кузгатылган. Күршесенең аркасы җиңелчә яраланган, аның кызына да куркыныч янаган. Фото pixabay сайтыннан алынды.

Каз каз инде ул. Каз ите яратмаган, авылда каз асрамаган кеше сирәктер. Ни эшләмәссең ул каз өчен... Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә бер ир казларын күршесенең эте ашаган, дип, уйлап, мылтык күтәреп, үч алырга китә.

Әлбәттә, казларын югалту кайгысыннан кызган ир исерек була. Тракторы белән күшесенең өй янына килеп туктый да көтеп тора. “Дошманы"ның кайтып килүен күрү белән ут ача. Тегесе көчкә өенә кереп кача.

Кулга алынгач, ир бер кешене дә үтерергә теләмәвен белдерә. Шулай да җинаять эше кузгатылган. Күршесенең аркасы җиңелчә яраланган, аның кызына да куркыныч янаган.

Фото pixabay сайтыннан алынды.