22 июньдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның бишенче чакырылыш депутатлары йомгаклау пленар утырышына җыелды.
Корылтай депутатлары 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә “Кызыл канәфер” акциясенә кушылды, алар түшләренә кызыл канәфер чәчәге билгесе таккан. Ул - хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Ватан өчен башын салганнар истәлеге, аларга хөрмәт белдерүнең бөтенхалык символы.
Акция 2015 елның 22 июненнән үткәрелә. Пленар утырыш бер минут тынлык белән башланып китте.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентының соңгы биш елдагы (2013 елның сентябре – агымдагы елның июне) эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул бишенче чакырылыш депутатлары тарафыннан кабул ителгән мөһим законнар, Дәүләт думасына тәкъдим ителгән закон чыгару башлангычлары, Русия төбәкләре һәм чит ил парламентлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов депутатларны “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды.
Шулай ук, пленар утырышта республиканың 30 закон проекты, закон чыгару башлангычы, мировой судьялар вазыйфаларына кандидатлар һәм Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары тикшерелде.