Башкортстаннан 120дән артык егет хәрби хезмәткә юлланды. Республика чакырылыш пунктында солдатларны Русия Кораллы Көчләре сафларына озатуга багышланган тантаналы митинг үтте.
Иң беренче булып, хәрби хезмәткә чакырылучыларны Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Владимир Трофимов котлады.
– Русия армиясе көннән-көн камилләшә, хәрби фәннең асылына төшенү җиңел булмаячак, – диде ул. – Хезмәттә бер-береңә ярдәм итү мөһим, безнең армия һәрвакыт үзенең дустанә мөнәсәбәтләре белән ныклы булды.
Ватан алдындагы бурычын үтәргә әзер егетләр күп булуын билгеләргә кирәк. Кайберләре арытабангы язмышын хәрби эш белән бәйләү һәм контракт буенча хезмәт итү турында уйлана. Мәгълүм булуынча, агымдагы елда Башкортстаннан язгы чакырылышка 5000гә якын кеше чакырылды.