“Росстат” мәгълүматлары буенча, Русиянең һәр җиденче кешесе фәкыйрьлек чигендә яши. Былтыр яшәү минимумыннан да азрак керем алучылар саны, 300 меңгә артып, 19,8 миллион кешегә җиткән.
Бу уңайдан Башкортстандагы хәлләр торышы турында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты Владимир Путинның яңа май Указын гамәлгә ашыру буенча үткән оператив киңәшмәдә бәян иткән иде. Әле республика халкының 12,3 проценты ярлылык чигендә яши. Бу 500 мең кеше дигән сүз, ягъни, һәр сигезенче кеше. Моның бер сәбәбе авыл хуҗалыгында хезмәт хакларының түбән булуы, дип белдерде ул һәм әлеге юнәлештә җитди адымнар ясау зарурлыгын ассызыклады. Башкортстанда гамәлгә ашырылучы “Стратегия-2030”га ярашлы, ярлы кешеләр санын 11,2 процентка кадәр киметү бурычы куелган. Бу юнәлештә республикада җитди чаралар планы әзерләнгән. Әйе, кайчан да булса, без илне аяктан егарга тырышкан “фәкыйрьлек” дигән чирне җиңәрбез. Ә әлегә хәлләр мактанырлык түгел. Русиянең җәмәгать телевидение-сенең мәгълүмат хезмәте үзләр