Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Зур тормышта да сынатмагыз!

23-26 июньдә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак.

Алда аларны шатлыклы да, моңсу да булган чыгарылыш кичәләре көтә. Кулларына аттестат алган кызлар һәм егетләр өчен уку йортлары ишекләрен ачты, абитуриентлардан документлар кабул ителә башлады.

Быел 9нчы һәм 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат тапшыру тантанасы 23-26 июньдә уза. Чыгарылыш кичәләрендә 18 мең унберенчеләр һәм 42,6 мең тугызынчылар катнашачак.

Укучылар түземсезлек белән көтеп алган чыгарылыш кичәләре мәктәпләрдә генә түгел, мәдәният учреждениеләрендә дә үткәрелә. Бу кайбер мәктәпләрдә тамаша залы булмавы яки урын җитмәве белән бәйле. Чыгарылыш кичәләре узган көннәрдә барлык урыннарда да хәвефсезлек чаралары көчәйтеләчәк.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының бу көннәрдә күңелләрендә бәйрәм рухы булса да, дулкынлану, киләчәк өчен борчылу-уйланулар да аз түгел. Һәркемнең күңел түрендә йөрткән һөнәргә ия буласы, үзе теләгән уку йортына керәсе килә.

Югары уку йортларына укырга керүчеләргә документлар белән бергә БДИ нәтиҗәләрен тапшыру да мөһим. Урыс теле белән математиканың база дәрәҗәсеннән мәҗбүри, һәм, шулай ук, сайлаган белгечлек буенча тагын ике-өч имтиханның нәтиҗәләре кирәк булачак. Кайбер вузлар һәм факультетлар үзләренең өстәмә имтиханнарын үткәрә.

Әгәр укучы БДИ нәтиҗәләре белән укырга керсә, вузларга документлар кабул итү 26 июльдә тәмамлана. Югары уку йортлары үз имтиханнарын да үткәрсә, документлар 10 июльдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Узган елдагы кебек үк, абитуриентлар документларны биш вузга өч төрле белгечлек буенча тапшыра ала.

Укырга керү буенча мәгълүматларны югары уку йортларының рәсми сайтларыннан һәм мәгълүмат стендларыннан белергә була. 27 һәм 28 июльдә вузлар, БДИ балларын күрсәтеп, абитуриентларның исемлеген бастырачак.

Авыр һәм җаваплы чорны җиңеп чыккан кызлар, егетләрнең белем баскычлары буйлап югары үрләр яулавын, заман ихтыяҗларына туры килгән һөнәр сайлап, илгә кирәкле кешеләр булуларын телибез!

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.