Чакмагыш районында мин белә-белгәннән алып үз тарихлары белән кызыксыну киң колач алган иде. Билгеле язучылар, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар район һәм республика гәзитләре битләрендә данлы якташлары турында әледән-әле очерклар һәм сурәтләмәләр белән чыгыш ясап килде. Китаплар да дөнья күрде. Ә районның бүгенге ал-ял белмәс, тынгысыз һәм нигезле эшләүче тарихчысы аларның барысын да уздырып җибәрде һәм укучы халыкның олы ихтирамын яулады.
Кем ул? Ул — Чакмагышның шәрәфле шәхесе Хәйдәр Басыйров. Мин аның белән Башкортстан дәүләт университетында сабакташлык елларыннан таныш. Укытучы һөнәре алырга ниятләп килгән, аңа кадәр, урта мәктәп тәмамлагач, техник училищеда укыган. Алган белеме буенча балта остасы, бүрәнә ярдыручы булып эшли. Бар да көйле, тик бер елны авылына җәйге ялга кайткач, укытучысы очрап, аңа болай ди: “Безнең ышанычны акламадың, син бит коеп куйган тәрбияче, сиңа педагог булырга киңәш иттек бит. Соң түгел – уйла әле”.
Дөрестән дә соңламый Хәйдәр һәм университетта татар филологиясе бүлегендә укый башлый. Мин аның белән якыннан аралаша башлаганда, ягъни соңгы курсларга җиткәндә, Хәйдәр укытучы һөнәренең үзенеке булмавына инанып: университетның стена гәзитләренә языша, һәртөрле басмаларда гыйльми һәм әдәби язмалар белән катнаша иде инде. “Кызыл таң” гәзите редакциясендәге иҗади түгәрәкнең актив тыңлаучысына, мәкаләләр язучыга әверелеп китте. Һәм менә уку тәмам. Дипломлы укытучы туган районына кайта, ә аны, республика гәзитенең актив хәбәрчесен, педагог сыйфатында түгел, бәлки журналист буларак көтеп алалар. 1965 елдан алып пенсия яшенә җиткәнче районның “Игенче” гәзитендә эшли: әдәби хезмәткәрдән башлап мөхәрриргә кадәр күтәрелә. Җиде еллап гомерен комсомол райкомының беренче секретаре вазыйфасына багышлау да зыянга булмый: районның һәр авылында булып, андагы сугыш һәм хезмәт ветераннары белән мотлак рәвештә очраша, аларның бик күп истәлекләрен күңеленә сеңдереп, блокнотына теркәп бара. Кешеләр белән аралашуга илгәзәк бу егет — һәр өйдә көтеп алынган кунак, ягъни булачак тарихчы. Уфа һәм Казан басмаларында хикәяләр бастыра башлавы да шушы чорда булгандыр, дип фаразлыйм. Чөнки “Әмир мәктәбе”, “Җир уллары”, “Бигәш баба оныклары” кебек документаль повестьлар редакция яки райком бүлмәсендә утырып кына языла алмас иде. Ә инде “Чакмагыш туфрагында туганнар”, “Яңа Балтач яклары” белешмә-энциклопедияләре, “Ватанга тугры калдылар” китабы, гомумән, тирән эзләнүләр нәтиҗәсе булып тора.
Бер кеше өчен күп түгелме? 1990 еллар башында, әтисе юлын дәвам итеп, Хәйдәрнең бердәнбер улы Айдар, университет тәмамлап, район гәзитендә хезмәт итә башлый. Тора-бара ул да әтисе “коткысына” бирелеп, район тарихы белән кызыксынып китә һәм атап үтелгән басмаларның барысында да аның турыдан-туры һәм тулы катнашлыгы бар. Әйткәндәй, ул да башта үз юлы белән китмәкче була: “Начальнигың яраткач” һәм “Имтихан” дип аталган хикәяләр җыентыклары инде чын мәгънәсендә тарихчы булып киткән әтисе алдында өлгергәнлеккә имтихан тоту да була. Сүз дә юк, ул бик теләп әтисе арбасына утыра һәм аның җырына кушыла. Алай гына да түгел, философия фәннәре кандидаты, Ислам дине галиме менә биш ел районның туган якны өйрәнү тарих музеен җитәкли. Зур колачлы тарихчы Хәйдәр әтисенең бүгенге көндә алыштыргысыз ярдәмчесе һәм уң кулы, дип ничек әйтмисең.
Янә бер кул турында искә алмый мөмкин түгел. Инде менә ничә еллар мин Хәйдәр дусның мобиль телефонына шалтыратып, үзен тота алганым юк. Хәләл җефете Фәһимә ханым шалтыратуга: “Әйе, без тыңлыйбыз”, — дип җаваплый.
— Ә Хәйдәрең кайда?
— Борчылма, хәзер аппаратны аңа илтеп бирәм. Ул икенче бүлмәдә эшләп утыра.
Һәрвакыт шулай. Әйе, Хәйдәрне вак-төяк сораулар белән борчырга ярамый, шәхси секретарь сыйфатында күпчелек мөрәҗәгатьләргә хатыны җавап бирә, көн-төн тарих төпкеленә төшеп баткан ирне вак-төяк сораулар белән бүлдерергә, борчырга ярамый. Соңгы сөйләшү-аралашуыбызда Хәйдәр Фәйзерахман улы менә нинди хәбәр җиткерде:
— Бөек Ватан сугышы чорында якташларыбызның яуда һәм тылда күрсәткән батырлыгы турында 10 томга исәпләнгән “Чакмагышның сугыш энциклопедиясе” циклыннан тәүге ике китабыбыз, иншалла, дөнья күрде.
Сүз дә юк, 10 том һәм хәзер килеп 2 китап — искитәрлек! Беренче китап “Геройлар, орденлылар” дип атала. Җәмгысе 404 бит. Икенчесе — “Батыр кызлар”. Монысы 304 битле. Һәр китап 1 мең данә тираж белән басылган. Бу үзе генә дә колачлы эш, сугыш еллары тарихын киләчәккә — сабак һәм якташлар батырлыгын мәңгеләштерүгә исәп тоту итеп кабул ителә.
Сүзне Хәйдәр Басыйровка бирик:
— Республикада Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән зур эшләр башкарылуы ифрат та яхшы күренеш, — ди Хәйдәр Фәйзерахман улы.
— Һәлак булганнар һәм сугыштан исән кайтканнар, шулай ук тыл батырлары турында күп томлы китаплар әле дә чыгып тора. Моңа күптән түгел ошбу иҗат буенча башкалабызда конкурс үткәрелүе дә уңай йогынты ясады, әлбәттә. Без, Чакмагыш тарихчылары, бу конкурста беренче урынны яуладык. Димәк, безгә туктап калу һич мөмкин түгел.
Республиканың “Хәтер” китабында Чакмагыш районы буенча Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан һәм авырулардан үлгән 5794 кеше турында белешмә бирелгән. Янә бер томда төп исемлеккә керми калган 242 кешенең исемнәре теркәлгән. Ә инде “Они вернулись с Победой” китабында район буенча сугыштан исән кайткан 3565 якташыбызның исеме бар. Өстәмә томда янә 139 кешенең исеме китерелә. Шулай итеп, безнең район сугышта 6030 кешесен югалткан, исән кайтучыларыбызның саны 3704 булып чыга. Бу саннарны кушсак, сугышта 9740 кеше катнашкан булып чыга. Әлбәттә, бу тулы исемлек дип әйтеп булмый. Төрле сәбәпләр аркасында китапка керми калганнар да бик күп. Янә бер исәпләү: хәрби хезмәткә алынучылардан һәр 100 кешенең 60ы кайта алмаган, үлеп калган, фәкать 40ына кайту бәхете тигән.
1418 көн барган бу сугышның һәр этабы, операциясе, хәтта һәр көне хәрби тарих тарафыннан өйрәнелгән кебек. Шулай да тарихта тиңе булмаган бу алышка игътибарның кимегәне юк. Иң мөһиме: билгесез геройларыбызның исемнәре ачыклана, каберләре табылып тора.
Батырлык онытылмый, җирдә ятып калмый, дибез. Районыбызның йөзләрчә уллары һәм кызлары данлы исемнәргә, сугышчан орден һәм медальләргә лаек булды. Якташларыбыздан снайпер Вахит Галимовка, артиллерист Габдрахман Латыйповка, диңгез пехотачысы Василий Николаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Разведчик Шәйхелислам Салихов – Дан орденының тулы кавалеры. Батырлыгы өчен ике һәм өч орден белән бүләкләнүчеләребез дә байтак. Кайбер һәлак булган батырларыбызның орденнары сугыштан соң аларның гаиләләренә тапшырылу шаһиты да булдык. Ә инде ил азатлыгы өчен гомерен биргән, Иске Почкак авылында туып-үскән Гали Таңгатаровның гәүдәсе, Җиңүдән соң 50 ел үткәч, Украинадан туган туфрагына кайтарып җирләнде.
Сталинградтан Берлингача яу кырларында ятып калган якташларыбыз турында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Фронтка китеп, бер гаиләдән берничә кешенең һәлак булуы турында да мисаллар күп. Ватан сугышында башын салган 6036 якташыбызның күпчелеге — рядовойлар, сержантлар, старшиналар, алар арасында командир булып хезмәт иткәннәре дә бар. Ә менә Югары Аташ авылында туып-үскән Әхтәм Бәхтизин сугыш башланганда полковник дәрәҗәсендә була. Аңа командалык итү өчен дивизия тапшырыла. Ни кызганыч: 1943 елның җәендә Брянск өлкәсенең Карачев шәһәрен немецлардан азат иткәндә ул һәлак була. Көсәкәй авылында туып-үскән Шакир Сөләйманов укчы дивизиядә майор дәрәҗәсендә полк белән командалык итә. Ул да 1943 елда һәлак була, Ростов өлкәсендәге Туганнар каберлегендә җирләнгән. Якташ-язучыбыз Вазих Исхаков легендар командир Әхтәм Бәхтизин турында “Ватан улы” дигән повестен китап итеп бастырды. Аны ул солдат чагында сиңа һәм мин студентка да бүләк итеп тапшырды. Шәт: икебез дә аны мөкатдәс истәлек сыйфатында гомеребез буе саклаячакбыз.
Дистәләгән якташыбыз, хәрби дәрәҗәләрен арттыра барып, взвод, рота һәм батальон командирлары булып хезмәт итә һәм Ватан азатлыгы өчен гомерләрен бирә. Бер кызыклы мисал. Сугыш вакытында кайбер якташларыбыз документларында урыс исемнәре алып йөри. Шуларның берсе: Сәгыйть Билал улы Идрисов. Без инде аны сугыштан соңгы елларда, мәктәп директоры һәм К. Маркс исемендәге колхоз рәисе итеп беләбез, ә фронт юлларын ул Сергей Борисович Идрисов булып үтә. Илебезнең иң югары орденнары һәм мактаулы исемнәре данлы сугышчының һәм хезмәт батырының күкрәген хаклы рәвештә бизи иде. Ике йөзләп якташыбыз сугыштан урта командир булып кайта, байтагы хәрби хезмәттә кала. Туган ягына кайткан командирларның күпчелеге, җитәкче вазыйфаларга ирешеп, төпкә җигелеп эшләде. Мәсәлән, Яңа Мортаза авылы егете Рифхәт Еникеев — III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры — тыныч тормышта да батырлыкка тиң хезмәт сала. Гомеренең соңгы 27 елын ул Дүртөйле районының К. Маркс исемендәге колхозында рәис булып эшли. Затлы орденнары өстенә, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Колхоз үзәге Иванай авылында аның бронза бюсты урын алды, хуҗалык бүгенге көндә аның исемен йөртә. Шулай ук Чакмагыш туфрагында туган унбер Социалистик Хезмәт Героебыз белән без һәрчак горурланып яшибез, яшьләргә аларның хәрби һәм сугыштан соңгы тыныч тормыштагы каһарманлыгы турында әледән-әле сөйлибез. Ә менә Краснокама районында туып-үскән, хезмәт юлының шактый өлешен безнең район белән бәйләгән Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов турында икебез дә яхшы белә. Сугышка хәтле безнең район комсомолында икенче секретарь иде, ә инде түшенә Герой йолдызы тагылган агаебыз байтак еллар партия райкомының беренче секретаре булып эшләде. Әгәр бүген районыбыз республикада киң танылу белән яши икән, ул Шәриф Сөләймановның районга җитәкчелек иткән елларының дәвамы итеп кабул ителә. Мин, нигездә, булачак ун томлыкның беренче китабына гына кыскача байкау ясадым. Хәзер икенче китапка күз салыйк: ул “Батыр кызлар” дип атала.
Бу китабыбыз 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышына хәрби хезмәткә алынган, яу кырында, аеруча зенит частьларында батырлыклар күрсәткән, госпитальләрдә совет солдатларын сафка бастырыр өчен тәүлек әйләнә-сенә аяк өстендә булган, хәрби объектларны саклаган, элемтә, почта хезмәте, төзелеш, ремонт һәм башка эшләрдә катнашкан 89 хатын-кызның данлы сугыш, хезмәт юлы һәм гаилә тормышы турында. Шулай ук үткән гасырның утызынчы еллары азагында, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы иң авыр елларда тракторчы, комбайнчы, шофер булып эшләгән, МТСларда, колхозларда төрле эшләр башкарган, салкыннарда ачлы-туклы, өшеп-туңып йөргән, еракларга мал куып барган, торф чыгаруга чакырылган 200ләп хатын-кызларыбызның батырлыгы турында сөйләргә тырыштык.
Эзләнүләр нәтиҗәсендә 100дән артык хатын-кызның Бөек Ватан сугышы вакытында мобилизацияләнүен ачыкладык. Еш кына фәлән хәтле хатын-кызлар сугышка киткән, дип сөйлиләр. Әмма болай әйтү дөреслеккә туры килеп бетми. Бу очракта хәрби хезмәткә алынган яки мобилизацияләнгән дию дөрес булыр. Дөрес, аларның байтагы, тиешле күнекмәләрдән соң, сугыш кырына җибәрелгән, зенит-артиллерия частьларында хезмәт иткән, ут эчендә йөргән, икенчеләре хәрби объектларны саклаган, өченчеләре госпитальләрдә авыруларны савыктыру белән шөгыльләнгән, дүртенчеләре цензурада һәм хат ташуда булган. Нинди генә эш башкарса да, алар хәрби хезмәткәр булып исәпләнгән. Кыскасы, аларны өйләренә повестка җибәреп, хәрби хезмәткә чакырганнар. Барысы да хәрби киемдә йөргән. Ә сугыш тәмамлангач, гадәти боерык нигезендә хәрби хезмәттән азат ителгәннәр.
Район тарихы белән ныклап шөгыльләнә башлаганда, без хәрби хезмәттә булган хатын-кызларыбызның бик азы турында гына белә идек. Бөек Җиңүнең 20 еллыгыннан 35 еллыгына кадәрге чордагы эзләнүләребез нәтиҗәсез калмады. Ә инде район мәдәният йортында “Чакмагышның батыр кызлары” исеме астында үткәрелгән кичә аеруча җимешле булды. Анда катнашучылар үзләренең без белмәгән ахирәтләре турында дулкынланып сөйләде. Шул чагында очрашуга килүчеләрдән без төзегән анкетага җаваплар яздырган идек. “Батыр кызлар” китабын эшләгәндә ул анкеталар безнең өчен бәһалап бетергесез байлык булды. Чакмагышта һәм Уфада архив материалларын тагын бер мәртәбә карап чыктык. Шул рәвешле 1941-45 елларда район буенча 100дән артык хатын-кызның хәрби хезмәттә булуы ачыкланды. Бүген килеп шуларның 89ының биографиясен төзи алдык. Ә калганнары турында эзләнү дәвам итә. Өметебезне өзмибез, чөнки Бөек Ватан сугышына бәйле бернәрсә дә, беркем дә онытылырга, читтә калырга тиеш түгел.
Тарихтан билгеле булуынча, 1942 елның маенда ВЛКСМ Үзәк Комитеты мөрәҗәгате буенча Башкортстаннан 3098 кыз комсомол эшелоны белән фронтка китә. Алар арасында Чакмагыш кызлары да бар. Алар сугышның иң дәһшәтле урынында — Сталинград янында беренче чиркангыч ала. Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре составында зенитчылар, прожекторчылар, разведчиклар, аэростатчылар, телефончылар, шәфкать туташлары — менә аларның яңа һөнәрләре. Кайбер кызлар кече командир, офицер сыйфатында Сталинградтан Берлингача юл үтә. Алар арасында СССР орденнары белән бүләкләнүчеләрнең берничәсен генә атап үтәм: Мария Королева, Җәүһәрә Сибәгатуллина, Нәфисә Янбухтина, Зәйтүнә Кайбышева, Мәсгүдә Калметьева, Гөлҗиһан Рәкыйпова, Саҗидә Муллагалиева.
Энциклопедиянең арытаба ике томы шулай ук әзерлек хәленә якынлашып килә. Алар “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнүчеләргә багышлана. Шунысын да әйтим: район үзәгендәге туган якны өйрәнү тарихи музее элекке “Рассвет” кинотеатры бинасын тулысынча били. Анда Хәрби Дан бүлегенә иң зур урын бирелде. Сугышларда катнашкан батыр якташларыбыз турындагы язмалар, документлар, фоторәсемнәр, башка мөһим экспонатлар саклана һәм музейга килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә.
Музей — элек-электән тарих сакчысы һәм без моны аңлап, якташларыбызның рухи, мәдәни теләкләрен һәм таләпләрен ихлас күңелдән канәгатьләндерергә тырышабыз.
Равил Карамов.