Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Арзан ремонт

Моны белү файдалы...

“Тарттырылган түшәм”

Ремонт ясаганда түшәмне буяргамы яки махсус материал белән тарттырып эшләргәме дигән сорау туа. Матур да, мәшәкатьсез дә булсын, арзанга да төшсен өчен кайсын сайларга?

“Тарттырылган” түшәмне берничә сәгать эчендә урнаштырырга була. Өслекне әзерләп маташырга да кирәкми. Мондый түшәм пычранмый да, тузан да кундырмый. Ә инде буяу өчен түшәмне башта чистартырга, шомартырга, аннан соң штукатурларга кирәк.

Моннан тыш, ПВХдан тарттырып эшләнгән түшәм шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләрне өске каттагы күршеләреннән аккан судан да коткарып калырга мөмкин. Ник дигәндә, мондый материал зур күләмдә суны җыеп-тоткарлап тота ала. Юып-чистартып та торасы юк үзен. Шул ук вакытта озакка да чыдый. Бәясенә килгәндә, бер квадрат метры бизәкле штукатурка кебек үк, 250 сумнан башлана. Түшәмне буяу да чама белән шул ук бәягә төшә, әмма мәшәкате күбрәк.

Люстраны – “нокталы” яктырткычка

Әлбәттә инде, зур люстраның модасы бервакытта да чыкмый. Аны кая гына элсәң дә, бүлмә шундук яктырып, матурланып китә. Тик бәясе генә шактый кыйммәт. Шуңа күрә бөтен йортыгызга кыйммәтле лампалар элеп чыгарга көч җитмәсә, “нокталы” яктырткычлар сатып алырга була. Ләкин аларны бары тик “асылмалы” һәм “тарттырылган” түшәм­нәргә генә урнаштырып булуын истән чыгармаска кирәк.

“Тарттырылган” түшәм өчен диодлы лампочкадан (40 ВТ) да әйбәте юк. Ул бервакытта да кызмый, димәк, түшәм материалына зыян китерми дигән сүз. Мондый яктырткычның уты төрле төстә булырга мөмкин. Бу ут күзләрне арытмый һәм аларга бернинди дә зыян китерми. Бәясе 100 сумнан башлана.

Түшәмне бозмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

* лампочканың егәрлеге 50 Ваттан артмаска;

* кырыйлары очланып тормаска тиеш.

Иң яхшы идән нинди?

Бу сорауга җавап бирү шактый ук авыр. Чөнки барысы да кесә калынлыгына һәм нәрсәгә өстенлек бирүебезгә бәйле.

* Паркет тактасы – шомартып, лак белән капланган материал. Хезмәт итү вакыты 20 елга кадәр. Бәясе бер квадрат метр өчен 2 мең сумнан башлана.

* “Бөке” идән – баскан саен сыгылып торган, җылы, матур, сәламәтлек өчен файдалы өслек. Иң зур кимчелеге – бик тиз кыршыла. Бәясе – паркет тактасыныкы кебек үк, 2 мең сумнан башлана.

* Ламинат – чыдам, идәнгә бик җиңел җәелә-урнаштырыла торган материал. Әмма бер кимчелеге бар: судан курка. 20 елга кадәр хезмәт итәргә мөмкин. Бәясе 300 сумнан башлана.

* ПВХ линолеум – төсе, рәсемнәре ягыннан ниндиләре генә юк! Бик экономияле түшәмә. Әмма ясалма булганлыктан, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. 7 елга кадәр хезмәт итә. Бәясе 500 сумнан башлана.

* Ковролин – уңайлы, йомшак материал. Тик бик нык тузан җыя. Шуңа күрә мондый түшәмәне еш чистартып торырга кирәк. Хезмәт итү вакыты да зур түгел: 5 елга кадәр генә. Бәясе 500 сумнан башлана.

Кыскасы, безнең кечкенә генә рейтингта ламинат җиңде. Бәясе дә “тешләшми”, зур кимчелекләре дә юк. Кабатлап әйтәбез: бу өслекне су белән шыбырдатып юарга ярамый: дымлы чүпрәк белән генә сөртеп алырга кирәк.