Озакламый тирә-якка хуш ис таратып, юкә чәчәк атачак. Аның чәчәкләренең файдасы нидә? Аларны ничек кулланырга һәм сакларга?
Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар. Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр (төнгә каршы файдалырак). Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр. Юкә