84нче татар гимназиясе укучылары милли гореф-гадәтләргә туры китереп, бәйгеләрдә көч сынашты.
Равил Идрисов җитәкчелегендәге 84нче Татар гимназиясендә Сабантуй инде дистә елдан артык үткәрелеп килә. Милли бәйрәм бу юлы да балалар өчен бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырылды. Сабантуйны бүген, белем учагындагы "Дуслык" дип исемләнгән көндезге лагерьны ябу көнендә, үткәрү аеруча истәлекле булды.
Кызлар һәм малайлар аркан тартышты, күз бәйләп көршәк ватты, бүләкләр кисте, йомырка салынган кашык кабып узышты, кул көрәшендә көч сынашты. Сабантуй ата-бабаларыбыз йолалары буенча, борынгы һәм заманча уеннар белән үрелеп барды. Һәркем Сабантуй бүләге алды. Балаларның кемузардан бәйгеләрдә катнашуы, аларның күзләрендә балкыган шатлык очкыннары мондый бәйрәмнәрнең әһәмиятле булуы билгесе. Сабантуйны оештыруга лагерь җитәкчесе Ләйсән Еникеева, башлангыч сыйныфлар укытучылары - Алсу Мөхәммәдиева, Айгөл Ахунова, Лилия Габделханова, Әлфия Гәрәева зур көч салган. Ә Лениза Гайнетдинова аны бик җанлы итеп алып барды.
Бәйрәмдә мәктәп директоры Равил Рифкать улы биш отрядтагы актив кызлар һәм малайларга Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы Сабантуй бүләгенә ия булды.
Милли чара әйлән-бәйлән уены һәм күмәкләшеп Бөек Тукай сүзләренә язылган "И туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
(Әлфия Гәрәева фотолары).