Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Локмановның “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән иҗат кичәсе шулай дип аталды.
Кичә әңгәмә төрендә барды. Аны алып баручы Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетова кош канаты рәвешендә бик үзенчәлекле бизәлгән сәхнәдә Алик Харис улы белән җырларның язылу тарихы турында сөйләште.
Аннары тамашачыга шул җырлар тәкъдим ителде.
Концертта композиторның җырларын Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артисты Җәмил Әбделманов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айрат Халиков, Башкортстанның атказанган артистлары Флорида Исмәгыйлева, Нурия Басыйрова, Идрис Кәлимуллин, Рамил Хаҗиев, Мәхмүт Фатыйхов, шулай ук Ләйсән Шәрипова, Рәдиф Зарипов, Руслан Хисаметдинов һәм башка яшь җырчылар башкарды.
Чыгышларны М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының музыкаль ансамбле бизәде.
“Вираж” бию ансамбле дә тамашачы күңеленә хуш килде.
Айсылу Әминева фотосы.