Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бурыч тәрәзәдән дә сикертә икән!

Уфада бер ир Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе бинасы тәрәзәсеннән сикергән.

Ачыклануынча, ул алимент буенча бурычлы әти булып чыккан. Суд карары буенча, ирне тоткарлап, суд приставлары хезмәте бүлегенә алып килгән булганнар.

Бурычы 300 мең сумнан арту сәбәпле, аңа иректән мәхрүм ителү янаган. Мөгаен, ул шушы җәзадан курыккан һәм дүртенче кат тәрәзәсеннән сикереп качмакчы булгандыр. Ләкин, авыр тән җәрәхәтләре алып, дәваханәгә эләккән.

(Ксения Калинина фотосы, "Башинформ").