* Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
* Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз. * Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый. * Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә. * Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара. * Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер. * Анар (гранат) суты эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый. * Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез. * Теш сызлаганда авызыгызны кызыл