Җәй – яллар вакыты. Мөмкинлекләре булганнар диңгез буйларына ашыга. Диңгез суының, һавасының кеше организмы өчен файдасы зур икәнлеге билгеле. Ләкин кайбер гади генә кагыйдәләрне белмәгән очракта, аның зыяны да булырга мөмкин.
Тиздән диңгез суларында коенырга җыенучылар өчен киңәшләр.
Пляжга килгәч тә шунда ук суга керергә ашыкмагыз, башта ун минутлап яр буенда торыгыз. Бу тәнгә су һәм һава температурасы арасындагы аермадан булачак стресстан котылырга ярдәм итәр.
Гомумән, курортка килгәч, башта акклиматизация үтәргә кирәк. Беренче көннәрдә тәүлегенә бер тапкыр гына су коенсагыз да була. Соңыннан 2-3кә җиткерә башларсыз. Судан сәгатьләр буе чыкмыйча яту да бронхит, цистит, салкын тиюгә китерергә мөмкин. Чаманы онытмагыз.
Ач килеш һәм ашаганнан соң да шунда ук суга керергә киңәш ителми. Азык эшкәртү органнарына зыян килергә мөмкин. Ә менә судан чыккач та шунда ук душ астына ашыкмагыз. Диңгез суындагы тозга тәнегезгә сихәтле йогынты ясарга бераз мөмкинлек бирегез .