Дүртөйле районында яшәүче бер гаилә Интернет-мошенниклар корбаны булган. Ир белән хатын җәйге ялларын Абхазиядә, диңгез буенда үткәрергә карар иткән. Интернет челтәрендә шул республиканың “Псоу” пансионатына путевкалар тәкъдим итүче сайт тапканнар, хәбәрләшкәннәр, ике урынлы номер алганнар. Кунакханә исәбенә тулы күләмдә - 67 мең сумнан артык - акча күчергәннәр.
Алар белән бергә туганнарының берсе барырга теләк белдергән. Гаилә шул ук сайт аша элемтәгә чыгарга һәм ике урынлык номерны өч урынлыга алыштырырга булган. Менә шунда сайтның ябылуы ачыкланган, путевканы сатучы белән элемтәгә керә алмаганнар, ягъни, гаиләнең акчасын мошенниклар үзләштергән.
Полиция гражданнарны тагын бер кат искәртә: ышанычлылыгын белми торып, төрле сатучылар һәм сайтларның хезмәтенә һәм товарларына түләргә ашыгырга ярамый.
Фото http://turvopros.com сайтыннан алынды.