Кеше ышанмаслык хәл, ләкин аның “экстра” үлчәмле силикон күкрәкләре хәзер машиналарга урнаштырылучы хәвефсезлек мендәрләре ролен үти һәм мөһим органнарын каты бәрелүдән саклап кала. Әлбәттә, силикон протезлар, авариядән соң имгәнеп, бик ымсындыргыч күренмәгәч, аларны яңадан ясатырга туры килгән.
Эллиның рәхәтлекләре
Һәр чирнең авырту һәм җәфаланулар китерүен барыбыз да яхшы беләбез. Ә менә Лондонда яшәүче 28 яшьлек Эллига ул ләззәт кенә китерә. Бу авыру “даими җенси хис кузгалу синдромы” дип атала. Бу синдром бер-бер артлы җенси рәхәтлек кичерүдә чагыла. Сез, бәлки, Эллидан көнләшергә генә кирәк дип уйлыйсыздыр? Ай-һай! Эллиның ләззәт кичерүе 6 минут саен кабатланып тора һәм көненә 250 тапкырга җитә. Хатынкай аны эшкә барганда да, транспортта да, кибеттә дә кичерә. Ул ялгыш кына кеше кагылып китсә дә, лифтта яисә эскалаторда селкенеп барса да, хәтта телефоны шалтырый башласа да “кабынып” китә. Кызганычка каршы, мондый халәт – Эллиның язмышы, чөнки бу чир дәваланмый.
Әйткәндәй, дөньяда мондый чир белән 7 меңгә якын хатын-кыз авырый, ләкин еш кабатлануы буенча Элли чемпионка, күрәсең. Нигәдер Эллиның кулына булса да кагыласы килеп китте...
Баласын бирмәгәннәр
Бәйтелмөкатдәс (Иерусалим) шәһәренең бала тудыру йортында бер гарәп хатыны вакытыннан алда өч игезәк тудырган. Ләкин ул дәваханәдән чыкканчы анда күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләргә тиешле 2150 долларны исәпкә күчерә алмаган. Шуның өчен дәваханә аның бер баласын бурычын түләп бетермичә бирмәскә карар иткән һәм алып калган. Хәзер илнең Юстиция министрлыгы дәваханә җитәкчелегенең бу гамәленең законлылыгына карата карар кабул итәргә тиеш.
Күзгә күренми торган карак
Тәһран банкларының берсендә сак хезмәткәрләре үзен башкалар күзенә күренмәүче дип исәпләгән һәм, шуннан файдаланып, банк кассасыннан акча урларга маташкан каракны тоткан. Полициядә ул мондый күренмәү сәләте биргән бер “тылсымчы”га 625 евро түләгәнлеген сөйләп биргән.
Чыкмаса да чыкмый икән кеше балалыктан. Кыш бабайга хат та язып ятадыр әле ул!..
Руль артында эт
Бер кытайлы ханым Монголия шәһәре аша үтеп барганда рульне этенә ышанып тапшырырга карар итә. Ләкин бу эксперимент уңышсыз тәмамлана, машина беренче борылышта ук автобуска барып бәрелә. Хатын полициядә аңлатуынча, китеп барганда эт хуҗабикәсе күзләренә шундый итеп караган ки, ханым бу карашны этенең руль артына утырырга теләве дип аңлаган. Үз-үзен акларга теләп, хатын педальләргә үзе басуын, ә этенең рульне генә тотып баруын сөйләгән. И-и бу чәчбиләр!..
Симезләр күбрәк түли
Кунакханә тоткан бер Берлин малтабары авырлык буенча дискриминациядә гаепләнә – ул пациентларыннан түләүне һәркемнең авырлыгыннан чыгып бәяләгән. Анда урнашырга теләүчеләр башта үлчәнергә тиеш булган, һәр килограмм 50 евроцент белән бәяләнгән. Ә үлчәнергә теләмәүчеләрдән ул хакны тариф буенча 78 килограмм исәбеннән чыгып түләткән. Күпсанлы шикаятьләрдән соң аны симез кешеләрне дискриминацияләүдә гаепләгәннәр.
Аклану чыгышында эшкуар бу кылыгын күрше кунакханәләр белән көндәшлек шартларында рекламаның бер төре буларак аңлаткан. Өстәвенә, түләүнең мондый төре симез кешеләрне ябыгырга этәрә, дип белдергән. Имеш, шундый бер ханым бер елда хәтта 35 килограмм авырлыгын ташлаган...
Сәяхәтче елан
Филиппиннан Германиягә башта ун сәгать буе самолетның салкын трюмында, аннары 50 градуслы эссе сулы кер юу машинасында, өстәвенә, керне сыкканда центрифуганың минутына 1200 тапкыр әйләнүе – немец туристының сумкасына ул күрмәгәндә кереп оялаган бер еланга менә ниләр кичерергә туры килә!
Ике гаурәтле ир
“Икәү күбрәк булыр, ахры...” – Дәһлидә яшәүче бер егет өйләнер алдыннан ике гаурәтенең берсен кистерергә барганда шулайрак уйлагандыр, күрәсең.
Мондый аномалия дөньяда сирәк очрый, 100дән дә артмый торгандыр. Гадәттә, мондый очракларда ике әгъзаның берсе генә нормаль була, икенчесе я үсешеп җитмәгән, я тиешенчә “эшләми”. Ә Дәһли егетенең икесе дә бер дәрәҗәдә үсешкән була, шуңа да ул кайсын калдыру, кайсын кисеп ташлауны табибларның үзләренә ышанып тоттыра.
Карак-качкын-полицейский
Вьетнамда урлашкан өчен утырган берәү төрмәдән 1986 елда кача һәм, ялган документлар юнәтеп, эшкә... полициягә урнаша. 20 ел хезмәт итү барышында ул полиция департаменты начальнигы вазыйфасына кадәр күтәрелә.
Аны хезмәттәшләре кулга алганда аңа инде 51 яшь була. Кулга алу протоколында аны “куркыныч җинаятьче” дип язалар, ә бит әле кичә генә ул аларның начальнигы була...
Нәҗесле талау
Германиянең Гиссен провинциясендә караклар корбанының игътибарын башкага юнәлтер өчен бик пычрак, ләкин нәтиҗәле ысул файдалана.
Банкоматтан әле генә 8000 евро алган ир өстенә каяндыр югарыдан кеше нәҗесе килеп төшә. Ярдәмгә ашыккан ике хатын-кыз һәм бер ир аңа чистарынырга булышалар. Әлбәттә, мондый “ярдәмнән” соң кесәсендәге акчасыннан җилләр оча. Өстенә нәҗес килеп төшүдән югалып калган ир һушын җыйганчы теге караклар да юкка чыга.
Бензин “Робин Гуды”
Американың Миссури штатындагы Сент Луис шәһәренең бер заправкасында эшләүче 23 яшьлек программист егетне “Бензин колонкалары Робин Гуды” дип атыйлар. Баксаң, төннәрен ул автоматик режимда эшләүче колонкаларны автомобилистлар бушлай бензин агызып алырлык итеп көйләп куя торган булган икән. Әмма озакламый ул тотыла, чөнки икенче программа урнаштырган вакытта күзәтүче камера объективына эләгә.
Күкрәге… үлемнән коткарган
Яхшы силикон күкрәк гомерне коткара ала. София шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Елена Маринова хәзер моны бик яхшы белә, чөнки автомобильләр маңгайга-маңгай бик каты бәрелешкәннән соң да ул исән кала.
Кеше ышанмаслык хәл, ләкин аның “экстра” үлчәмле силикон күкрәкләре хәзер машиналарга урнаштырылучы хәвефсезлек мендәрләре ролен үти һәм мөһим органнарын каты бәрелүдән саклап кала. Әлбәттә, силикон протезлар, авариядән соң имгәнеп, бик ымсындыргыч күренмәгәч, аларны яңадан ясатырга туры килгән.
Комакларның якын дусты
Калифорния штатының Петалума шәһәрендә Роджер Дир дигән берәүнең фатирыннан гел сасы ис килеп торгач, күршеләре, чыдый алмыйча, полиция чакыртырга мәҗбүр була. Хокук сакчылары 67 яшьлек бу ир фатирында берничә йөз комак яшәвен ачыклый.
Комакларның күпчелеген Дир зур гына 20 читлектә асрый, калганнары иркенләп фатир буйлап йөри. Шунда ук 7 песи дә була. Шушы җан ияләре, аларның бөтен пычраклары, нәҗесләре һәм каткан ризык калдыклары арасында, фатирның нәкъ уртасында хуҗаның караваты тора – коточкыч кинофильмнар өчен менә дигән күренеш!
Ялангач... юл билгеләре
Катгый штрафлар һәм машиналарның тизлеген билгеләүче радарларның да файдасы әллә ни булмагач, Дания властьлары водительләрне билгә кадәр чишенгән һәм шул хәлдә трасса читләрендә юл билгеләре тотып торучы чибәр кызлар ярдәмендә “авызлыкларга” карар кыла.
Һәм, чыннан да, бу ысулның файдасы һәм нәтиҗәлелеге искиткеч зур була: ир-егет шоферларның барысы да мондый “юл билгеләре”н күрү белән машиналарының тизлеген киметә икән.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.