Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Доктор” Тимофей

Үзәк телевидениенең Беренче каналында барган “Лучше всех” тапшыруында катнашкан нефтекамалы Тимофей камералы, фотоаппаратлы апаларга һәм абыйларга күнегеп беткән инде, чөнки аның турында шәһәр телевидениесе, гәзитләр бик күп язып чыкты һәм күрсәтте.
Тимофей – искиткеч ачык малай, аның белән аралашу бик күңелле.
Тапшыруда Тима Максим Галкинны гына түгел, бөтен залны анатомия буенча белеме белән таң калдырган иде. Баксаң, бу кызыксыну аның әнисеннән килә икән. Тиманың әнисе Ирина ханым – фитнес буенча тренер, шунлыктан өйдә анатомия, физиология турында китаплар бик күп. Тимофей аларны карап кына калмый, нәрсә­недер аңла­маса, әнисенә төрле сораулар бирә. Баланың бер соравын да җавапсыз калдырырга ярамый дип исәпләүче Ирина улының “нигә?”, “кайчан?”, “ни өчен?”нәренә тулы җавап биреп бара, аңлата, шуңа да өч кенә яшьтә булуына карамастан, Тимофей сөякләрнең һәм эчке органнарның атамаларын, аларның нәрсә өчен хезмәт итүен яхшы белә, лимфалар, хәрәкәт итү аппараты, күзәнәкләр төзелеше,

Үзәк телевидениенең Беренче каналында барган “Лучше всех” тапшыруында катнашкан нефтекамалы Тимофей камералы, фотоаппаратлы апаларга һәм абыйларга күнегеп беткән инде, чөнки аның турында шәһәр телевидениесе, гәзитләр бик күп язып чыкты һәм күрсәтте.

Тимофей – искиткеч ачык малай, аның белән аралашу бик күңелле.

Тапшыруда Тима Максим Галкинны гына түгел, бөтен залны анатомия буенча белеме белән таң калдырган иде. Баксаң, бу кызыксыну аның әнисеннән килә икән. Тиманың әнисе Ирина ханым – фитнес буенча тренер, шунлыктан өйдә анатомия, физиология турында китаплар бик күп. Тимофей аларны карап кына калмый, нәрсә­недер аңла­маса, әнисенә төрле сораулар бирә. Баланың бер соравын да җавапсыз калдырырга ярамый дип исәпләүче Ирина улының “нигә?”, “кайчан?”, “ни өчен?”нәренә тулы җавап биреп бара, аңлата, шуңа да өч кенә яшьтә булуына карамастан, Тимофей сөякләрнең һәм эчке органнарның атамаларын, аларның нәрсә өчен хезмәт итүен яхшы белә, лимфалар, хәрәкәт итү аппараты, күзәнәкләр төзелеше, ашказаны системасы, вируслар, бактериялар турында сөйли.

Тимофейның белеме анатомия, физиология белән генә чикләнми, ул җиһан, планеталар, йолдызлар, ракеталар, космонавтлар турында да шактый күп белә һәм сөйли ала. Кыскасы, бик зиһенле, кызыксынучан, белемгә омтылучы бала.

“Үскәч кем буласың” дигән сорауга Тимофей әле төгәл генә җавап бирә алмый, чөнки аңа бик күп һөнәрләр ошый. Кем генә булмасын, өч яшендә Беренче каналда балкыган һәм ярты илне үзенә гашыйк иттергән бу баланың тормышта югалып калмасы билгеле. Бәхет һәм сәламәтлек телибез сиңа, нәни доктор Тимофей!

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре .