Әлеге вакытта илдә 17 миллион гаилә исәпләнә, шуның 5 миллионында балаларны хатын-кыз үзе генә тәрбияли. 2002 елда ялгыз әниләр саны, тулы гаиләләр белән чагыштырганда, 22,3 процент булса, бүген аларның саны 25,7 процентка җитте. Ә бу һәр өченче гаиләдә бала әти назын күрми үсә дигән сүз.
Шунысы кызганыч: баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызларның күбесенең ирләре исән. Бала туып, берникадәр вакыт үткәч ялгыз калган гүзәл затларның бик күбесенә ирләре бала тәрбияләүдә ярдәм итми. Әйе, бездәге хокукый база мондый әтиләрне балаларга алимент акчасы түләргә мәҗбүр итә ала, ә менә бала белән якыннан аралашу, аның белән кызыксыну, аңа төрлечә ярдәм итү һәр ир-атның үз намусында. Әлбәттә, ялгыз тәрбияләүче гүзәл затка бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, бала үсеп, әнисе яныннан кайчан булса да чыгып китә. Ә әтисез үскән кеше моның авырлыкларын гомер буе үз иңендә тоя, төрле каршылыклар белән очраша. Психологлар, әти кеше балаларның тормышында зур роль