Тәтешле районының Түбән Балтач авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Орзи” удмурт вокал ансамбле үзен районда гына түгел, республикада да танытып өлгерде.
Килешәсездер, ир-егетләрдән торучы ансамбльләр бик күп түгел, мәдәният казанында күбрәк хатын-кызлар кайный. Ә менә Алик Кайранов үзе кебек сәнгать, җыр, музыка яратучыларны бергә туплый алган. Ансамбльгә егетләр теләп йөри, репертуар өстендә даими эшли, яңа җырлар өйрәнә. Нәтиҗәдә, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Әле дә менә VIII төбәкара “Белорет йолдызлары” бәйгесеннән беренче дәрәҗә диплом белән кайттылар. Төрле төбәкләрдән килгән иллегә якын ансамбль арасында бу җиңү — зур уңыш. Шулай булгач, күңелләр үсеп, яңа бәйгеләргә ашкындырып кына тора! — Туган телне төрлечә саклап була, без аны җырлар, фольклор аша саклауга үз өлешебезне кертәбез. Туган тел, милләт, милли киемнәр, уен кораллары һәркемгә якын, шуңа да безнең егетләрнең ансамбльгә йөрергә теләкләре зур. Чөнки әле без йөрибез, аннары безнең балалар, оныклар