Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Конференция Зәйнулла Рәсүлевка багышланачак

Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте булышлыгында 4-7 июльдә “Русиядә традицион Ислам һәм билгеле башкорт галиме, дин белгече, мөселман дөньясының мәгърифәтчесе шәех Зәйнулла Рәсүлев” дигән Халыкара гыйльми конференция үтәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Конференцияне ачу тантанасы һәм пленар утырыш 5 июльдә Уфада була. 6 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә тантаналы чаралар үткәреләчәк. 7 июльдә Учалы шәһәрендә чаралар оештыру, Зәйнулла Рәсүлевның туган төбәгенә һәм Әвештауга бару күзаллана.

Чараны оештыручылар – Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе.

(Фото rosmuslim.ru сайтыннан).