Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бурычыңны түләмәсәң, машинаң белән хушлашасың

Суд приставлары бурычлыларны аулауны күздә тоткан һәм “Должник” дип аталган чара үткәрде.
Уфаның Октябрь районында алар дүрт сәгать эчендә 20дән артык машинага арест салган һәм эвакуацияләгән. Приставлар кешенең күпме бурычы барлыгын машинаның теркәлү номеры буенча белгән. Мәсәлән, бер ханым “Тойота” машинасыннан колак каккан. Баксаң, аның салымнар, кредит түләүләре һәм ЮХХДИ штрафлары буенча 320 мең сум бурычы җыелган икән. Үзе белән ул кадәр акчасы булмагач, суд приставы автомобильгә арест салган. Әгәр дә ханым бурычы белән закон билгеләгән вакытта исәпләшмәсә, автомобиле белән гомерлеккә хушлашачак. Ул, сатылып, акчасы бурычын каплауга тотынылачак. Күпчелек автомобильчеләр икенче көнне үк бурычларыннан котылырга ашыккан. Ләкин үзләренең аңсызлыгы аркасында аларга башкару җыемын, автомобильне эвакуацияләү һәм саклау белән бәйле чыгымнарны да түләргә туры килгән. (Фото cherinfo.ru сайтыннан).

Суд приставлары бурычлыларны аулауны күздә тоткан һәм “Должник” дип аталган чара үткәрде.

Уфаның Октябрь районында алар дүрт сәгать эчендә 20дән артык машинага арест салган һәм эвакуацияләгән. Приставлар кешенең күпме бурычы барлыгын машинаның теркәлү номеры буенча белгән.

Мәсәлән, бер ханым “Тойота” машинасыннан колак каккан. Баксаң, аның салымнар, кредит түләүләре һәм ЮХХДИ штрафлары буенча 320 мең сум бурычы җыелган икән. Үзе белән ул кадәр акчасы булмагач, суд приставы автомобильгә арест салган. Әгәр дә ханым бурычы белән закон билгеләгән вакытта исәпләшмәсә, автомобиле белән гомерлеккә хушлашачак. Ул, сатылып, акчасы бурычын каплауга тотынылачак.

Күпчелек автомобильчеләр икенче көнне үк бурычларыннан котылырга ашыккан. Ләкин үзләренең аңсызлыгы аркасында аларга башкару җыемын, автомобильне эвакуацияләү һәм саклау белән бәйле чыгымнарны да түләргә туры килгән.

(Фото cherinfo.ru сайтыннан).