Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Үсмерләр телефон алырга акча эшли

Туймазыда “Ал җилкәннәр” үсмерләр клублары үзәге каршында “Баскыч” җәйге хезмәт лагере эшли башлады.
Анда 14-17 яшьлек 100 үсмер йөри.

Лагерьга күпчелек авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мәктәптә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы балалар йөри.

Шәһәр хакимияте тырышлыгы белән хәзер үсмерләрнең дуслары белән кинога йөрергә яисә, бераз җыеп, телефон, велосипед сатып алырга акча эшләү мөмкинлеге бар.

-2

Урамнарны тазартудан тыш, егетләр һәм кызлар рөхсәтсез ябыштырылган реклама кәгазьләрен куптарачак, төзекләндерүдә башка кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклаячак.

Ике атна эчендә, көненә 4әр сәгать эшләп, үсмерләр барысы мәшгульлек үзәгеннән – 1400 сум, шәһәр хакимиятеннән 2 мең сумнан артык акча алачак.

(Фотолар “Ал җилкәннәр” үсмерләр клублары үзәгенең "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсеннән алынды).