Бәләбәй районында туганынын пычак белән чәнечкән иргә суд карары чыкты.
Узган елның ноябрендә Бәләбәй районында канлы вакыйга була. Кызмача ике бертуган ир-егет сүзгә килә.
Шулвакыт аларның берсе икенчесен түбәнсетеп сүзләр әйтә, йодрык белән ташлана. Ахыр чиктә пычак алып, туганына үлемечле яра сала. Аннары ни кылганын аңлапмы, ашыгыч ярдәм чакырта.
Тик каты җәрәхәтләнгән ир-егетнең гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Суд җинаять кылучыны, аның ашыгыч ярдәм чакыртуын, әти-әнисенең олы яшьтә булуларын исәпкә алып, сигез елга ирегеннән мәхрүм итте.
Бертуганының гомерен кыючы катгый режимдагы колониягә озатылачак.