Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Усал китап" тарихы

Караидел районы хакимияте әдипләр өчен Гаян Локманов исемендәге премия булдырган. Быел ул язучы, "Тулпар" журналының да актив авторы Заһит Мурсиевка тапшырылган.

Премия күләме — 35 мең сум. Чыгымын кем күтәргәнме? Гаян Локмановның улы Мансур Локманов.

Әтисе истәлеген хөрмәтләүче, кешеләргә игелекле, әдәби сүз кадерен аңлаучы шундый шәхесләр булуы нинди сөенеч! Мондый дәвамчылар хакында күп язучы һәм шагыйрьләр хыяллана гына ала.

Заһит абый премияне нишләткәнме? Ул, чын язучыларча, аның беразыннан хәләл җефетенә өлеш чыгарган. Ә калганын үзенең яңа китабын чыгару өчен типографиягә илтеп биргән. Шулай итеп, тиздән Заһит Мурсиевның "Усал китап" дигән китабын укыячакбыз.

-2

Дилбәр Булатова.

Автор фотолары.