Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Адреналин артыннан куганда чама кирәк...

Җәй җитте, парклар ачылды, аттракционнар эшли башлады. Аларның балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә тәгаенләнгәннәре җитәрлек. “Америка таулары”, күзәтү тәгәрмәче, минут эчендә сине җирдән күккә “очыручы” җайланмалар, тагын әллә нәрсәләр. Ни өчен өлкәннәр аттракционнарга бара? Моңа икенче сорау белән җавап бирергә мөмкин – ни өчен алар тәннәрне чымырдатырлык куркыныч кинолар карый? Әйе, адреналин кирәк булганга. Ләкин адреналин артыннан куганда күңелсез очраклар да булырга мөмкин, моны истән чыгармаска һәм чама дигәнне онытмаска кирәк.

Мәсәлән, Диснейлендтагы “Миссия: Космос” аттракционында бер ел эчендә генә 200 кеше авыр җәрәхәт алган. Башына кан савып, кешеләр үлгән очраклар да булган.

Әлбәттә, бездә Диснейлендтагы кадәр үк аттракционнар юк. Ләкин бәла аяк астында. Аеруча балаларның үзләрен генә карусель кебек җайланмаларга утыртып җибәргәндә сак булырга кирәк: хәвефсезлек каешының яхшы эләктерелгәнен тишерергә, үзен тоту буенча киңәшләр бирергә, көтелмәгән очрак килеп чыгып, карусель туктап калса, тыныч кына үз урынында ярдәм көтәргә кирәклеген аңлату хәерле.

Беренче карашка хәвефсез күренгән батутларда баланың үзен генә калдырып, каядыр китү кирәкмәс. Сикергән вакытта бала батуттан читкә чыгып очарга, таныш булмаган кешеләр белән аралаша башларга мөмкин. Хәтта батутларның көчле җилдән очып китүе дә билгеле бит.

Кыскасы, хәвефсезлекне онытмыйча, чама белән адреналин алып, җәйләрне күңелле үткәрергә язсын, дуслар!