Туймазы районында Кандракүл буенда “Ровесник” палаткалар лагере 30 елга якын эшләп килә.
Ялны оештыручы Балаларны савытыру-мәгариф үзәге быел биредә бик зур әзерлек эшләре башкарган.
Лагерь территориясе талпаннан һәм кимерүчеләрдән эшкәртелгән, чүп-чардан тазартылган, водолазлар ярдәме белән яр буйлары, комлыклар тәртипкә китерелгән, койма коелган, өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштырылган.
Җил-яңгырдан курыкмаган 400 укучы поход шартларында яшәргә теләп, бирегә килгән. Алар бер атна палаткаларда, агач йортларда яшәячәк, учак ягып ризык пешерәчәк, Үзәк педагоглары оештырган чараларда катнашачак.
Бүген менә шундый аз чыгымнар таләп ителгән лагерьларга ихтыяҗ зур. Быел җәй анда 2 меңгә кын кеше ял итәчәк. Аның базасында республика күләмендәге “Яшь эколог”, “Яшь коткаручы, “Муза” лагерьлары эшләячәк, каратэчыларның бөтенрусия спорт-күнекмәләр җыены үтәчәк.
Тәрбияви әһәмияте дә мөһим. Табигатькә якынайган балалар аңа сакчыл карый башлый.
Фотолар https://vk.com/rovesnik_kandrykul сәхифәсеннән алынды.