Кытай табиблары бу авыруны дәвалау буенча тәҗрибәләр үткәрә.
Тикшеренүләр кысасында авыруларга умыртка күзәнәкләре күчерелеп утыртылган. Күзәнәкләр, яңа мохиткә яраклашып, үсешкән. Иң мөһиме – тәҗрибәдә катнашучыларның күпчелегенең сәламәтлеге яхшырган.Мондый күзәнәкләрнең иммун системасы белән каршылыкка килмәве, башка төрле авыруларга китермәве дә өмет уята.
Бүген Паркинсон авыруы белән дөньяда, Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да, авыручылар бар. Авыруларның хәлен кыйммәт дарулар, озайлы дәваланулар гына яхшырта ала. Кем белә, киләчәктә, бәлки, бу чир дә, газапланулар да тарихта гына калыр.
(Мәгълүмат һәм фото “Синьхуа” агентлыгыннан алынды).