Галимнәр динозаврлар яшәгән чорда гәрәбә ташына ябышып үлгән черкине тапкан.
Бөҗәккә якынча 45 миллион яшь. Үләр алдыннан черки бу җан иясенең канын эчеп өлгергән булган. Галимнәр махсус приборлар аша шушы канны алган. Бүген алар ДНК ярдәмендә динозаврларның бер төрен яңадан “кайтарырга” тырыша.
Белгечләр әйтүенчә, әгәр дә бу башлангыч гамәлгә ашса, озакламый бу җәнлекләрнең барлык төренә дә гомер биреп булачак. Бары тик шул чорда яшәгән бөҗәкләрне генә табарга кирәк...