Абрикос (өрек) — күпләрнең яраткан җимеше. Ул сусыл, татлы тәме белән генә түгел, организм өчен кирәкле микроэлементларга бай булуы белән дә файдалы. Иң элек Әрмәнстанда үстерелеп, хәзер инде дөньяның төрле тарафларына таралган бу җимеш төрле авырулардан дәва була. Шуларның берничәсенә тукталыйк.
*Составында калий күп, шуңа да абрикос кан тамырлары өчен файдалы. *Анемия яисә азканлылык белән җәфаланучыларга да абрикос ашарга кирәк. Аның составында 2,1 процентны тимер тәшкил итә. Йөкле хатыннарга, үсмерләргә, сабыйларга сезон вакытында абрикосны көн саен рационга кертергә кирәк. *Магний, В витаминына бай бу җимеш нервларны тынычландыра, баш авырту, ару, депрессия вакытында хәлне җиңеләйтә. *Абрикос составында С витамины да шактый. Вируслы авырулар чорында иммунитетны ныгыту максатыннан да абрикос ашагыз. *Әфлисун төсле бу җимеш йодка бай. Калкансыман биз, атеросклероз авыруларын булдырмау өчен, холестерин югары булганда да абрикосның файдасы бар. *Аның составындагы макро- һәм микроэл