20 июльдә Уфада шәхси торак төзелешенә җир участокларын сату буенча аукцион үтәчәк. Башкала хакимиятенең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе алты лотны сатуга куйган.
Җир участоклары Самохваловка (Калинин районы), Нугай авылларында (Октябрьский районы), Максимовка поселогы (Калинин районы), Кустарев урамында (Дим районы) урнашкан.
Җирнең хакы 660 мең сумнан башланып китә һәм 1 миллион 85 мең сумга кадәр җитә.