«РИА Новости» хәбәр итүенчә, Русия Фәннәр академиясе Лебедев исемендәге физика институтының Кояш рентген астрономиясе лабораториясе яңа фараз бастырып чыгарды, аңа ярашлы, июнь азагында Җиргә магнит давылы ябырылачак.
Галимнәр давылның көчен G1 дәрәҗәсендә бәяләгән, бу “көчсез магнит давылы” терминына тиң.
Белгечләр әйтүенчә, ул 28 июньдә көтелә, ләкин Җирнең магнит өлкәсе 27 июньнән 29ына кадәр ярсу булачак.
Быел шундый магнит давылы – 2 июньдә, ә иң көчлесе 20 апрельдә теркәлде.