Бу атнада республикага Бөтенрусия яшь экологлар слетында катнашучылар җыела. Форум 21-25 июньдә Уфа янындагы “Черемушки” сәламәтләндерү лагеренда үтәчәк.
Адыгея, Дагыстан, Калмыкия, Коми, Татарстан, Удмуртия, Хакасия, Чувашстан республикаларыннан, шулай ук Белгород, Калининград, Калуга, Кострома, Тверь, Төмән һәм башка өлкәләрдән барлыгы 21 команда катнашачак.
Программа кысаларында укучыларның орнитология, энтомология, ботаника, гидробиология, туфрак белеме буенча үзаллы экологик тикшеренүләр, теоретик һәм гамәли турлар үткәреләчәк. Шулай ук яшь экологларны Уфаның күренекле урыннарына, музейлар буйлап экскурсияләр, экология темасына багышланган интеллектуаль бәйгедә көч сынашу, волонтерлар белән чаралар көтә.
Җиңүчеләр һәм призерлар һәр номинация буенча шәхси һәм команда беренчелегенә билгеләнәчәк. Алар арасыннан Русия җыелма командасы сайлап алыначак. 30 укучыдан торган бу команда июль аенда Русия слетында һәм Белорусиядә үтәчәк “Экология без границ" чарасында катнашачак.
Чарадан педагоглар да читтә калмаячак. Алар өчен БДПУның уку залында Бөтенрусия конференциясе үтәчәк.