Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ялган диплом белән белем биргән

Яңавыл районының Карман мәктәбендә урыс теленнән ялган дипломлы белгеч укыткан.

Яңавыл районы прокуратурасы Карман мәктәбендә тикшерү үткәргәндә, биредә 2013 елдан бирле урыс теленнән ялган дипломлы укытучы белем бирүе ачыкланган. Эшкә урнашканда ул кадрлар бүлегенә БДУ биргән дипломны китерә. Соңыннан ачыклануынча, укытучы әлеге вузда бөтенләй укымаган булып чыга.

Тикшерү вакытында ул бу дипломны билгесез кешедән 17 мең сумга сатып алуы турында белдерә. Ялган дипломлы укытучы эштән бушатылган.