Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне уңаеннан Караидел районындагы “Йолдызлы” физкультура-тернәкләндерү комплексында журналистларның “Журфест-2018” сабантуе гөрләп үтте. Башкортстаннан 500дән артык катнашучы көнүзәк темаларга дискуссияләр, “түгәрәк өстәлләр”, мастер-класслар алып барды.
Форумга Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин килде. Кунакларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов сәламләде. Республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов форумда катнашучыларга уңышлар теләде. Кунаклар арасында Мәскәүдән Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның бүлек мөдире Светлана Дзюбинская, Русия Журналистлар берлеге идарәсе секретаре Роман Серебряный, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков бар иде.
Быел чарага Русия халыклары мәдәниятенә бәйле тема бирелде. Мәгълүмат агентлыклары вәкилләре, телевидение һәм гәзит-журналлар хәбәрчеләре төрле этник төркемнәргә оешып, чагу костюмнарда милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы күргәзмәләр тәкъдим итте.
“Түгәрәк өстәл”ләрдә киңкүләм мәгълүмат чараларына бәйле проблемалар, милли матбугатта яңа алымнар, милли темага язучы журналистларга ихтыяҗ турында сүз барды.
Шулай ук форумда медиатармак хезмәткәрләре бүләкләнде, спорт ярышлары үтте, концерт һәм дискотека оештырылды. Иң көтеп алынганы — Башкортстан Журналистлары берлегенә яңа әгъзалар кабул итү тантанасы булды.
Сигезенче тапкыр оештырылган “Журфест-2018” һәр катнашучы хәтерендә дуслар, хезмәттәшләр белән очрашуларга, күңелле аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга бай, яңа иҗади уңышларга этәргеч бирүче чара буларак истә калды.
Элина ИСХАКОВА.