Төбәгебез мөселманнары якты бәйрәм – Ураза гаетен сөенеп каршы алды, төрле урыннарда күмәк чаралар үтте. Башкалабызның Киров районы “Ихлас” мәчетендәге тантана динилеге белән генә түгел, миллилеге белән дә аерылып торды. Шунысы да бар: бу мәчет хөтбә-вәгазьләрнең һәрдаим ана телендә сөйләнүе белән дә милләттәшләребезне җәлеп итә. 22 еллык тарихы дәвамында быел биредә ураза ифтарлары һәркөн әзерләнде, теләгән бер диндәшебез мәчеттә гыйбадәтләрен үтәп, кояш баегач, тәгамләнә алды.
Иртәнге намаз, аралашу, котлашулардан соң, мәчет мәйданында “Сәхибҗамал” төбәк җәмгыяте тарафыннан оештырылган “Рухыбызда – Рамазан” мәдәни-мәгърифәти чарасы Гает мөнәсәбәтле “Ихлас”ка агылган халыкта зур кызыксыну уятты.
Имам-хатыйб Мөхәммәт Галләмнең тәбрикләвеннән соң Дилә Булгакова, Халисә Мөхәммәдиева, Фәүзия Гайзаманның дини эчтәлекле шигырьләр укуы йончу көнне җанландырып җибәрде. Ризидә Мөхәммәтҗанованың сүзләрен дә үзе иҗат иткән, үзе үк көйгә салган “Әниемә” җырын башкаруы күңелләргә наз салды, Әлфинә Фатыйхованың дәртле халык җырын яңгыратуы дәрман бирде.
Ерак кына юлны якын итеп килеп җиткән Чакмагыш кунаклары Саҗидә Мөхетдинова белән Майруза Насыйрованың пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламне олылап, аның өлгесендә яшәргә өндәгән мөнәҗәтләре, Резеда Шәрәфетдинованың әнкәсе чыгарган өр-яңа, заманча мөнәҗәтне ишеттерүе уйчаннарга гамь өстәде.
Ә Гүзәл Габидуллинаның арабыздан иртә киткән мәшһүр шагыйребез Марис Нәзиров сүзләренә Фәүзә Гасакирова иҗат иткән киң билгеле “Очмыйча син түзеп кара”, студент кыз Кадрия Исламованың Салават Низаметдинов белән Таңсылу Карамышева язган “Күз нурым” җырлары болай да хисләнгән бәгырьләрне мөлдерәмә тутырып, бар Иске Уфа тарафына дулкын-дулкын таралды.
Чараны, ак батистны нәфис сәйләннәр белән нәкышлагандай, динебез Ислам, Рамазан ае турындагы шигъри юлларны үзе башкаруындагы мөнәҗәтләргә үреп, “Сәхибҗамал” идарәсе әгъзасы, композитор, мәдәният хезмәткәре Резида Сабитова алып барды.
Шушы ук мәйданда берничә ел элек “Сәхибҗамал”чыларның Рамазан ае алдыннан гөрләтеп үткәргән “Илаһият һәм илһамият” кичәсен искә алды күпләр. Мәхәллә халкы да, катнашучылар да рәхмәтле-канәгать калып, мондый күркәм очрашу-котлашуны һәр ел кабатларга вәгъдәләшеп, Рамазан ае үтсә дә, ул рухларда саклана, дип хушлашты.
Динә МОРЗАКАЕВА.