Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сабантуй бүген бездә!

Саратов өлкәсендә, Пермь өлкәсенең Бардым районында, Ханты- Манси автономияле округының Когалым шәһәрендә сабантуйлар үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын саклау һәм үстерү, республикадан читтә яшәгән милләтләшләр белән, төбәкләр арасындагы мәдәни һәм икътисади бәйләнешләр булдыру максатында халык бәйрәме - сабантуйларда Башкортстан делегацияләре дә катнашты.

Саратов өлкәсе Саратов районы Усть-Курдюм авылында сабантуй үткәрү матур гадәткә әверелгән. Программада концерт, милли көрәш, спорт ярышлары, армрестлинг, аркан тартышу уеннары да бар иде. Башкортстан делегациясе исеменнән Гафури, Сибай районнарының артистлары чыгыш ясады.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Шамил Әбдраков республика Башлыгы Рөстәм Хамитовның котлау хатын укып ишеттерде: “Чын йөрәктән сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Сабантуйның рухи кыйммәте − кунакчыллыкта һәм бердәмлектә. Кешеләр үзләренең җиргә булган мәхәббәтен көндәлек хезмәте белән дәлилли, монда туганнар һәм танышлар очраша, бәйрәм халыклар дуслыгын ныгыта, яхшы эшләргә дәртләндерә”, − диелә анда.

Пермь өлкәсе Бардым районындагы чара “Барда җыены” исеме астында һәр елның июнь аенда, язгы кыр эшләре тәмамлануга үткәрелә. Бәйрәм игенчеләрне хөрмәтләүдән генә гыйбәрәт түгел: ул − хезмәт, мәдәният, спорт бәйрәме дә. Барда җыены елдан-ел яшәрсә дә, гореф-гадәтләр саклана, ди оештыручылар.

Бик бай программа әзерләнгән: бәйрәмне ачу тантанасы, Башкортстан һәм Татарстан артистлары, иҗади коллективлар чыгышы, осталар ярминкәсе, халык уеннары, спорт ярышлары һәм “Барда җыены”ның төп бизәге − ат чабышы белән милли көрәш тә бар иде.

Башкортстан җитәкчесе исеменнән мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова чыгыш ясады.

Когалым сабантуена да яхшы әзерләнгәннәр: шәһәрнең иҗади коллективлары һәм артистлары бай эчтәлекле концерт күрсәтте, уеннар, конкурслар, милли аш-су − барсы да югары дәрәҗәдә булды. Милли көрәш, капчык белән сугышу, кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү, көянтә-чиләк белән су ташу уеннары да оештырылган иде.

Когалымда үткән сабантуйда Башкортстан җитәкчесе исеменнән тәбрикләү сүзләрен республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов җиткерде.