Балтач районында Русиянең социаль яклау хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Халыкны социаль яклау – дәүләтнең үсешкәнлеген күрсәтүче билге ул. Чыннан да, тормыш авырлыкларына дучар булганнарга төрлечә ярдәм күрсәтү безнең илдә һәм республикада киң җәелдерелгән. Социаль өлкә бик күп башлангычларны үз эченә ала. Мәсәлән, төрле пособиеләр түләү, эшсез калган гражданнарга, авыруларны реабилитацияләүгә, ятимнәргә, инвалидларга, картларга ярдәм итүгә юнәлтелгән оешмалар эшли.
Быел Русиянең социаль яклау хезмәтенә 100 ел тулды. Чыннан да, бер гасыр дәвамында халыкка төрлечә ярдәм иткән бу өлкәнең хезмәтен бәяләп бетергесез. 8 июньдә Балтач районында да бу вакыйгага бәйле тантаналы чара узды. Анда район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, шушы өлкәдә эшләп, хаклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннар һәм башкалар катнашты.
— Социаль хезмәткәр тормышның һәрвакыт алгы сызыгында. Ярдәмгә мохтаҗ булучылар белән, тәү чиратта, сез очрашасыз. Чыннан да, бу һөнәр ияләре киң кү-ңелле, кешелекле, гадел, эчкерсез. Алар һөнәрләренә аеруча җаваплы карый: ярдәмгә мохтаҗ һәркем өчен борчыла, аларга тәүлекнең төрле вакытында ярдәм итәргә әзер. Кешелек дөньясындагы иң матур сыйфатларны туплап, башкаларга да өлеш чыгара белә алуыгыз, бу өлкәдә күрсәткән хезмәт нәтиҗәләрегез, чыннан да, мактауга лаек, — диде Фирдәвис Рәхимов.
2005 елда районда cәламәтлеге чикле балалар өчен “Балаларны һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге” ачылды. Ул 8 районнан килгән балаларны хезмәтләндерә. Заманча җиһазландырылган бу үзәктә сабыйлар сыйфатлы дәвалау алып кына калмый, аларның ялларын оештыруга да зур көч сала биредә хезмәт итүчеләр.
2003 елдан районның Югары Карыш авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эшли. Сер түгел, ата-анасы исән булып та тиешле тәрбия ала алмаган балалар күп. Биредә нәкъ шундыйлар күңел җылысы таба, тәрбия ала. Алай гына түгел, приют авыр шартларда калган балаларны гына тупламый, аларның ата-анасы белән дә тәрбия эше алып бара. Приют хезмәткәрләре билгеләвенчә, нинди генә булмасын, ата-аналар балаларының читтә тәрбияләнүен теләми. Ә сабыйлары вакытлыча яшәү өчен булдырылган бу дәүләт учреждениеләренә эләккәч, алар начар гадәтләре турында уйлана башлый, төзәлү юлын эзли. Приют, Балтач районыннан тыш, Борай һәм Мишкә районнарын да хезмәтләндерә.
Шул ук вакытта районның һәр авылында диярлек социаль хезмәткәр бар. “Изге уй” оешмасында эшләүчеләр караучысыз калган картларга да, тәрбия кирәк булган авыруларга да ярдәм итә. Чыннан да, социаль хезмәткәр көндәлек тормышта ярдәм итүче генә түгел, ул медицина хезмәткәре, психолог, җыештыручы ролен дә үти.
— Тәрбиячесез калган өлкән яшь-тәгеләрнең һәркайсы да картлар йортында яшәргә теләми. Алар-ның калып, картлык көннәрен үз өендә үткәрәсе килә. Бу теләкне ниндидер көйсезлек дип кабул итү дөрес түгел, чыннан да, кеше хәленә керә белү, аның күңелен аңлау таләп ителә. Әйе, мондый вазыйфаны һәркем башкара алмый. Киң күңелле, сабыр булып, шушы мохтаҗларга көн саен ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәтлебез, — диде чыгышында Фәрдәвис Гайнел улы.
Районда халыкка социаль ярдәм күрсәтү, чыннан да, югары дәрәҗәдә оештырылган. Күптән түгел Уфада шушы бәйрәмгә багышланган чарада республиканың иң алдынгы 23 хезмәткәре билгеләнде. Шуларның икесе – Балтач районыннан.
Тантаналы чарада бу өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү дә булды. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә үткәргән конкурста катнашып, Нефтекама шәһәре сәламәт-леге чикле балаларны һәм үсмер-ләрне реабилитацияләү үзәгенең Балтач филиалы мөдире Илгиз Рәхимҗанов “Халыкны социаль яклау учреждениеләре арасында иң яхшы структура подразделениесе җитәкчесе” номинациясендә җиңсә, филиал тәрбиячесе Айгөл Хәбирова министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чарада башка хезмәткәрләрнең эше дә лаеклы бәяләнде.
Тантаналы чараны бу өлкә ветераннарының районда социаль хезмәт күрсәтүнең үсешкәнлеге турындагы чыгышлары тулыландырды. Илебез тарихында катлаулы чорлар вакытында, әлеге шикелле мөмкинлекләр булмаганда да, аларның халыкка ярдәм итәргә тырышуы, бу җәһәттән төрле башлангычлар җәелдерүе сокландыра. Мәрхәмәтле, изге җанлы кешеләр генә башкалар өчен барысына да әзер. Бу өлкә хезмәткәрләре, чыннан да, олы рәхмәткә лаек.
Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.