Тавыкны тазартканда калган йонын өтә башлаганчы тиресен он белән ышкыйлар, шул чагында алар яхшырак күренә һәм эшне җиңеләйтә.
Тиресендәге канат төпләрен җиңелрәк алу өчен тавыкны бераз салкында тоталар.
Сатып алганда тавыкның картын-яшен аеру өчен түшенә ике бармак белән басып карыйлар. Карт тавыкның күкрәк сөяге — авыр, яшьнеке җиңел кысыла. Тавык белән әтәч түшкәсе бер-берсеннән аерыла: әтәчнең тиресе юка, зәңгәрсу, аякларында типкесе бар, тавыкның тиресе калынрак, аграк һәм ите симезрәк була. Симез тавыкны кайнар су белән юмыйлар, аның тәме бетә. Туңдырган тавыкны суга салмыйча гына бүлмә температурасында эретәләр. Пешерер алдыннан бераз сөттә яисә каймакта тотсаң, карт тавык ите тәмлерәк була. Кыздырыр алдыннан кош итен башта тоз белән ышкыйлар, аннары бөтен җиренә тигез итеп сары май сөртәләр. Киресенчә эшләгәндә кош ите тигез кызармый һәм матур булмый. Кыздырганда әтәчнең өстенә каймак сөртсәң, ите йомшаграк була. Пешкән тавыкны шулпасыннан алып, өстенә бераз тоз сипкәч, кәс