Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сабыегыз ачыкмы, әллә йомыкаймы?

5 яшьлек кызым — бик оялчан, үз эченә бикләнгән бала. Балалар бакчасында да, урамда да дуслары юк диярлек. Моңа бик кайгырам. Аны аралашырга, башкалар белән дуслашырга ничек өйрәтергә икән? Әллә инде баланы тирги-тирги башкалар белән аралаштыру кирәкмиме?

Айсылу КӘЮМОВА.
Бөре шәһәре.

Балагызны башкалар белән дуслаштыру, аралаштыру алдыннан аның холкына, темпераментына һәм гаиләдәге тәрбиясенә игътибар итегез. Гадәттә, актив балалар һәрвакыт игътибар, компания үзә­гендә була. Ә инде флегматик типтагы темпераментка ия кызлар һәм малайлар үзләрен ялгыз калганда яхшырак хис итә. Әгәр дә сез балагызның башкалар белән бик тә уйныйсы килүен, тик ниндидер сә­бәпләр аркасында алар янына барырга базнат итмәвен күрәсез икән, димәк, аңа ярдәм итәргә кирәк.

Бала өчен иң яхшы үрнәк — ул, әлбәттә, әти-әнисе. Уйлап карагыз әле, ә сез үзегез аралашучанмы? Туганнарга, дус-иш­ләргә кунакка еш йөри­сезме? Ә үзегезгә сабыйлары булган гаиләләр­не чакырасызмы? Бала­гызның ачык кеше булып үсүен телисез икән, беренче чиратта, үзегез аңа үрнәк булыгыз.

Сезнең аралашу даи­рәгез киң булган саен, сабыегызга да дуслар табу өчен мөмкинлекләр арта. Башта ул икетуганнары, дусларыгызның балалары белән уйнарга, уенчыклары белән бүлешергә өйрәнсен. Сез, өлкәннәр, кеше арасында югалып калучан нарасыегызны коллективка “кертү” өчен үзегез дә уеннар оештыра, аны төрле ситуа­цияләрдән чыгарга өйрәтә аласыз.

Баланы дуслашырга өйрәтү — бер хәл. Кем­неңдер аның гамәлен кире кагуына үпкәләмәскә өйрәтү — монысы тагын да авыррак. Әйтик, башка бер бала сезнекенә уенчыгын бирми, ди. Сабыегызны яклап, аның өчен уенчыкны сорап алу бер дә дөрес түгел. Тормышта әнә шундый каршылыклар да булуын аңларга, үпкәләмәскә өйрәтегез сез аны. Ә тагын да яхшырагы — шундый конфликтлы хәлләрдә үз уен­чыкларын тәкъдим итәр­гә, башкаларныкы белән алмашырга өйрә­тегез.

Еш кына шулай була: сабыеның уенчыгын тартып алган яисә аны этеп җибәргән, уенга кертмәгән өчен әниләр ачулана. Шуны онытмагыз: балалар озак үпкәли белми. Алар ничек тиз үпкәләсә, шулай тиз оныта да. Сез килеп чыккан конфликтка ничек карасагыз, сабыегыз да аны шулай кабул итәчәк. Шуңа күрә ачык йөзле, аралашучан, игелекле балалар тәрбияләп үстерергә телисез икән, беренче чиратта, үзегез шул сыйфатларга ия булыгыз!