Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бал кортлары эшсез калмасмы?

Балның файдалы икәнлеген барыгыз да беләсездер. Балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ. б. матдәләр бар.
Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәргә дә була. Ни кызганыч, быел җәй соңлап килә. Шуңа бал аерту да соңгарак кала. Көннәрнең җылынуын барлык кешеләрдән дә бигрәк умартачылар көтә. Чөнки балның булу-булмавы җәйнең ничек килүенә бәйле. Без дә көннәр тизрәк җылынсын, бал кортлары үзләренең баллы эшләренә керешсен иде, дигән теләктәбез.
В. Мәҗитова

Балның файдалы икәнлеген барыгыз да беләсездер. Балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ. б. матдәләр бар.

Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәргә дә була.

Ни кызганыч, быел җәй соңлап килә. Шуңа бал аерту да соңгарак кала. Көннәрнең җылынуын барлык кешеләрдән дә бигрәк умартачылар көтә. Чөнки балның булу-булмавы җәйнең ничек килүенә бәйле. Без дә көннәр тизрәк җылынсын, бал кортлары үзләренең баллы эшләренә керешсен иде, дигән теләктәбез.

В. Мәҗитова