Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Нинди соң ул безнең халык?

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге экспертлары русиялеләрнең иң яхшы һәм начар сыйфатларын ачыклаган.
Тикшеренүләрдә 18 яшьтән өлкәнрәк ике мең кеше катнашкан. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 45 проценты безнең ил халкының иң яхшы сыйфаты итеп кунакчыллыкны атаган. 41 процент җавап бирүче уңганлык сыйфатын өстен куйган. Җавап бирүчеләрнең һәр өченчесе, безнең халыкны киң күңелле, дип исәпли. Шул ук вакытта яхшы сыйфатлар арасында юмартлык һәм аралашучанлык та бар. Кире сыйфатлар арасында, тәү чиратта, эчкечелек тора. Бу җавапны 16 процент җавап бирүче сайлаган. 13 процент җавап ялкаулыкка туры килсә, 6 проценты дисциплина булмауны атаган.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге экспертлары русиялеләрнең иң яхшы һәм начар сыйфатларын ачыклаган.

Тикшеренүләрдә 18 яшьтән өлкәнрәк ике мең кеше катнашкан. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 45 проценты безнең ил халкының иң яхшы сыйфаты итеп кунакчыллыкны атаган. 41 процент җавап бирүче уңганлык сыйфатын өстен куйган. Җавап бирүчеләрнең һәр өченчесе, безнең халыкны киң күңелле, дип исәпли. Шул ук вакытта яхшы сыйфатлар арасында юмартлык һәм аралашучанлык та бар.

Кире сыйфатлар арасында, тәү чиратта, эчкечелек тора. Бу җавапны 16 процент җавап бирүче сайлаган. 13 процент җавап ялкаулыкка туры килсә, 6 проценты дисциплина булмауны атаган.