Бүген – Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан кичә Уфада Матбугат йорты янындагы Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда республика матбугаты вәкилләре, ветераннар катнашты.
– Шаһит Ходайбирдин – җәмәгать эшлеклесе генә түгел, талантлы язучы да, Башкортстан журналистикасына нигез салучы да. Бу башлангыч әле дә дәвам итә, чәчәк ата, – диде “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының генеральный директоры Венера Хәкимова.
Русиядә тәүге гәзит Петр I заманында 1703 елда нәшер ителсә, Башкортстанда матбугат тарихы 1838 елдан исәпләнә. Нәкъ шул елның 1 гыйнварында Уфада “Оренбургские губернские ведомости” дигән атналык гәзит чыга башлый. 1865 елда, Ырынбур губернасы Уфа һәм Ырынбур губерналарына бүленгәннән соң, әлеге гәзит “Уфимские губернские ведомости” булып китә.
Милли матбугатка килгәндә, 1917 елның 14 июнендә “Башкорт иттифаки бюросы” гәзитенең тәүге саны табадан төшә. 1998 елның 23 мартындагы Башкортстан Президенты указы белән бу көн Матбугат көне дип игълан ителә. Республикада әлеге бәйрәм булдырылуга 20 ел тулды.
Бүген Башкортстанда алты телдә нәшер ителгән 80нән артык дәүләт басмасы 400 мең данә белән халыкка тарала. Республика Хөкүмәтенең 2014 елның 15 декабрендәге указы нигезендә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы оештырган “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортына башкалада, шәһәр-районнарда урнашкан 74 филиал керә.
“Кызыл таң” нәшрияты 100 еллык тарихы булган гәзитибезне, “Тулпар” яшьләр һәи “Әллүки” балалар журналларын үз эченә ала. Гәзитебез – 6 меңгә якын, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары 3 меңгә якын тираж белән тарала. Сайтларыбыздагы, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат белән дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән кеше танышып бара.
P.S. Күптән түгел Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI “Бәллүр каләм” бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. “Туган тел” номинациясендә җиңүчеләр арасында республиканың “Өмет” татар яшьләре гәзите дә бар. Коллегаларыбызны ихлас котлыйбыз!